Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Азат Фазлыев фокус күрсәтте

Җырчы тормыш иптәше Алсу Фазлыеваның бөтен теләкләрен күз ачып йомганчы чынга ашыра. 

news_top_970_100
Азат Фазлыев фокус күрсәтте

Азат Фазлыев тормыш иптәше Алсу Фазлыеваның теләкләрен тормышка ашыручы фокусникка әверелгән. «Фокус»ның иң шәбен җырчы үзенең инстаграм сәхифәсенә куйган.   

Видеода Алсу белән Азат көз килеп җитүе турында сөйләшәләр. Алсу: «Ярамыйм шундый салкын, яңгырлы көзләрне. Мин җылыны, кояшны яратам», — ди Азатка. 

«Кояш кирәкмени сиңа? Ярар алайса», — ди Азат. Шул мизгелдә фон җырчыларның диңгез буенда утырган кадрларына алышына. 

«Менә сиңа җылы, менә сиңа диңгез. Менә мин шундый фокусник. Диңгез безне сагынган, без диңгезне сагындык», — ди Азат. 

Ә инде чынлап сөйләгәндә, җырчы пар Сочига ял итәргә киткән. Алсу Фазлыева үзенең инстаграм аккаунтында кояшлы фотолары белән бүлешә дә башлады инде. 

«Шәп фокус», — дип күңелле яллар теләгәннәр җырчы парга инстачылар. «Кирәкмәгән вирус кына алып кайтмагыз инде. Халык тик тора алмый бит. Үлгәнен дә белми, картларга йоктырам дип тә уйламый», — дип язучылар да булган. 

Фазлыевларны күреп, җырчы Рифат Зариповның да диңгезгә барасы килеп киткән. «Безнең гаиләгә дә шундый фокус күрсәт әле, Азат абый», — дип комментарий калдырган ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100