Азат Фазлыев ботинкасының сыңарын югалткан
Игътибар иткәнегез бардыр: җәй көне урман-басуларда ял иткәндә, еш кына сыңар аяк киемнәренә тап буласың. Берәм-берәм итек-ботинкаларны бу якларга нинди җилләр ташлады икән дип аптырамагыз: дөньяда төрле хәлләр була икән. Ә инде ир-ат ботинкасы тапсагыз, аны Азат Фазлыевныкы дип белерсез.
"Хәерле иртәләр! Ботинканың берсе югалттым", - дип башлаган сүзен җырчы Азат Фазлыев. Ул инстадусларыннан ярдәм сорый.
Ботинкасын гастрольдән кайтканда югалткан икән. "Автобуста ишекне ачып-ябып йөргәндә сикереп калган. Ике атна киеп калдым. Чаллы юлында күрсәгез, хәбәр бирерсез әле", - дигән Азат.
Азатның ботинкасының фотосын да куябыз. Кем белә, бәлки ботинканы табучы Интертат укучысы булыр. Азатка ботинкасын тапшырганда "Интертатны укып белдем" дияргә онытмагыз.