Алсу һәм Азат Фазлыевларның олы уллары Аяз бию белән шөгыльләнә. Аңа 14 яшь.
«Молодцы балалар», – дип язган биюче егетнең әтисе һәм видео куйган. Фазлыевларның иҗатташ дуслары Азат Абитов, Лилия Кадыйрова, Гөлназ Сәфәрова, Алмаз Мирзаянов соклануларын беренчеләрдән булып белдергән.
«Супер», «Ух», «Текә», «Бик матур», «Энем, ташлама, синең искитмәле килеп чыга», «Бик көчле, улыгыз шундый үскән» кебек комментарийлар һәм, яшь биючеләрне хуплап, бихисап смайликлар калдырганнар.