news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Әйдә, акчага!»: Азат Фазлыев белән Гөлия Вәлиәхмәтова бәхәсләшкән

news_top
«Әйдә, акчага!»: Азат Фазлыев белән Гөлия Вәлиәхмәтова бәхәсләшкән
Фото: видеодан скриншот

Азат Фазлыев белән Гөлия Вәлиәхмәтова бәхәсләшкән. Барысы да Азатның 14 килограммга ябыгуы турында әйтүдән башланган.

Азат айга 5 килограммга ябыга алуы турында әйтә, ә Гөлия 7 кг ябыгырга куша. Алар бәхәсенә композитор Айдар Тимербаев та кушыла. «Өчәү Төркиягә барабыз. Гөлия, оттырган очракта, безне Төркиягә алып барачак», – дип белдерә ул.

«Төркия өчен 10 килога да ябыгам», – ди Азат.

«Әйдә, акчага!» – ди Гөлия һәм бәхәс бәясен 10 мең сум дип билгели, 100 мең бирергә җыенмавын әйтә.

Азат өенә кайткач үлчәүгә баса, авырлыгын теркәп куя. Ул 1 айдан 7 килога ябыгырга ниятли. Җырчы максатына ирешәчәгенә ышана. «Гөлиядән 10 мең сум алачакмын, әле, өстәп, Төркиягә юллама да да бирер», – дип шаярта.

Хәзер Азатның тырышып ябыкканын күзәтеп барачабыз – кем ота, кем оттыра...

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 31 гыйнвар 2025
    Исемсез
    Авыл фермасыннан шәхәргэ качып яталар эрәм тамаклар. Эшсезлекләреннән симереп беткәннәр инде бәлеш ашап.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар