news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Азат Фазлыев бәхетле булырга өйрәткән

news_top
Азат Фазлыев бәхетле булырга өйрәткән
"Татар-информ" архивы

Азат Фазлыев социаль челтәрдәге сәхифәсендә бәхет өчен нишләргә кирәклеген аңлатып бирергә тырышкан. Язылучылары аның фикерен хуплаган.

«Бәхет – ул безнең эчебездә! Тик, кызганыч, бик күп вакытыбызны кирәкмәгәнгә сарыф итәбез. Башкалар ни әйтер, кем безне мактар, кем безне яклар… – шуны уйлыйбыз. Һәм, нәтиҗәдә, без үзебез белән канәгать түгел.

Эчке дөньягызның пәрдәсен ачып, бераз күзәтегез әле…

Рәхмәтле булыгыз: яхшысы өчен дә, начары өчен дә. Тормыш – ул зур бүләк, бары тик аңа карата мөнәсәбәтегезне генә үзгәртегез. Һәм сезнең тормыш, һичшиксез, үзгәрәчәк.

Эчегездә курку, ачу, үпкәләү хисе бармы? Туктагыз! Һәм бу вазгыятькә башка күзлектән карагыз. 

Җиңүләрегезне бәйрәм итә белегез. Хәтта иң кечкенә җиңүегезне дә, чөнки ул – сезнең уңыш.

Дөнья – ул сезнең чагылыш. Әгәр сезгә башка кешедә нәрсә булса да ошый икән, димәк, сез үзегездә дә ул сыйфатны яратасыз. Әгәр кешедә күңелегезне кыра торган нәрсә булса да күрсәгез, димәк, үзегездә ул «күңел кыргыч»ларга игътибар итәргә кирәк.

Бәхетле булыгыз! Моның өчен күп кирәкми», – дип язган җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар