«Ходайдан һәм язмыштан узып булмый. Безгә язганны без күрәсе. Әти белән әни безнең өчен сөенеп ятадыр, дип уйлыйм. Алар безне эшне яратырга өйрәтеп үстерде. Күңелсезләнеп, эмоцияләргә бирелеп утырып булмас. Алар да риза булмаслар. Әлбәттә, авыр. Ләкин мин күп вакытымны иҗат һәм бизнес белән бәйләргә булдым. Мин элемтәдә. Үзебезнең уңышлар белән аларны әле тагын сөендерергә телим», – дип язган Азат Фазлыев Телеграм каналында әтисе вафатыннан соң.
Җырчы шулай ук хәлен белеп язучыларга рәхмәт белдергән.
«Азат! Авыр кайгыгызны уртаклашам. Үлгән артыннан үлеп булмый, бик авыр, дөрес юлдан барасың, молодец! Балаларың өчен яшәргә тиеш хәзер сез! Уңышлар сезгә!» – дип язган виртуаль дусты.