Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Азат Фазлыев әти-әнисен югалтуы хакында: «Әти әнине сагынуга түзә алмады...»

news_top_970_100
Азат Фазлыев әти-әнисен югалтуы хакында: «Әти әнине сагынуга түзә алмады...»
социаль челтәрләр

Азат Фазлыев бер концертында үзәккә үтәрлек сүзләр белән мәрхүм әти-әнисен искә алган. Бу видеоны «Татарлар дөньясы» каналы элгән. Җырчының әнисе Зөлфирә апа 2019 елда вафат булган иде. Узган көздә әтисе дә бакыйлыкка күчте.

«Әниебезне югалтканнан соң әтиебез калды. Үзебезне барыбер ялгыз итеп тоймадык. Чөнки авылга кайтканда, капканы ачып: «Улым, кайттыңмы?» – дип, әнинеке кебек үк булмаса да, ризыклары, ашлары белән каршы алучы әти бар иде. Әниебез иртә киткәч, әтине Ходай озаграк яшәтер, дип уйлаган идек. Нигезебезне саклаучы булыр, үзебез дә, яшь балалар кебек, шушы нигезгә кайтып йөрербез дип уйлаган идек. Язмыштан узмыш юк. Ноябрь аенда әти дә әни артыннан китеп барды. Сагынуга түзә алмады… Авыл өе бикләнде, кайткач каршы алучы кеше юк. Менә шул вакытта инде аңлыйсың икән үзеңнең бала түгеллегеңне.

«Сез дә, минем әни сыман,

Күмәчләр саласыздыр.

Атна кичләр җитү белән

Мунчалар ягасыздыр…

Сез дә, минем әни сыман,

Юлларга карыйсыздыр…

Балагызның адымнарын

Ерактан таныйсыздыр.

Минем сезне күргәнем юк,

Ләкин мин шуны беләм:

Сез, мөгаен, бик охшаштыр,

Минем әти-әнием белән», – дигән шигъри юллар да сөйләгән Азат.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100