Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Азат Фазлыев: «Әни иртә киткәч, әти озак яшәр, дип уйлаган идек...»

news_top_970_100
Азат Фазлыев: «Әни иртә киткәч, әти озак яшәр, дип уйлаган идек...»
Азат Фазлыевның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Җырчы Азат Фазлыев туган көнендә мәрхүм әтисе белән әнисен искә алган.

«Бүген әтигә 71 яшь тулган булыр иде. Әни бу дөньядан иртә киткәч, әти озак яшәр, дигән өмет бар иде. Әти-әни, урыннарыгыз җәннәттә булсын. Яратабыз», – дип язган ул йөрәк түреннән чыккан сүзләрен социаль челтәрләрдә. 

Күптән түгел генә әнисен югалткан Гүзәл Карамиева Азатның хис-кичерешләрен аңлап, комментарий калдырган: «Мәңге янәшәдә калдырып булмый шул, бик теләсәк тә. Урыннары оҗмах түрләрендә булсын», – дигән ул.

Салават Миңнеханов, Айгөл Бариева, Нурзадә, Айдар Тимербаев та сәхнәдәш дусларын юатып, сабырлык теләгәннәр.

Азат постына әти-әнисенең фотоларын да куйган. Аларны караган берничә дусты Азат белән Алсуның кызлары Зифаны бик тә әбисенә охшатканнар. «Зифа тач әниең икән», «Зифа – коеп куйган әниең», «Икесе бер йөз», – дип язалар.

Бер виртуаль дусты исә: «Азат, сиңа карасаң, бер дә кайгырып йөргәнгә охшамагансың. Мин, әти-әниемне югалткач, 2 ел үз-үземә урын таба алмадым», – дигән урынсыз комментарий калдырган.

«Мин төшенкелеккә бирелеп йөрсәм, әти-әни риза булмаячак», – дип җавап кайтарган аңа Азат.

«Үзе генә беләдер ничек авыр кичергәнен. Ир-ат булып, яшь агызып йөрмәс бит»;

«Һәркем мондый кайгыны үзенчә кичерә. Үзегез белән чагыштырырга кирәкми. Энем вафат булгач, мин барысыннан да кимрәк еладым, чөнки әнигә терәк булырга кирәк иде. Ә күпмедер вакыттан соң минем чәчләрем коела, аяк буыннарым сызлый башлады. Эштән китәргә туры килде, чөнки эшләрлек көчем юк иде. Ә менә барысыннан да күбрәк елаган кешеләр бүген үзләрен искиткеч хис итә. Гаепләмәгез. Кешенең эченә кереп карап булмый»;

«Азатның эчендә ниләр кайнаганын сез кайдан беләсез? Бөтен кешегә дә әти-әнисе якын. Тик тормыш дәвам итә, калганнарга яшәргә кирәк. Елап утырып кына, алар кире кайтмый. Киткәннәрнең урыннары оҗмах түрендә булсын», – дип, Азатны яклап язган калганнар. 

 

Фото: ©  социаль челтәрләр

 

Фото: ©  социаль челтәрләр

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100