Татарстанның атказанган артисты Азат Абитов яңа җырының премьерасын тәкъдим итә. «Булды инде» җыры сүзләрен Айгөл Вәлиуллина язган, ә көен Рамил Әсхәдуллин иҗат иткән.
«Төрле чаклар булды инде: студент чакта 500 сумга 1 атна яшәгән чаклар да булды. Ә сездә нинди чаклар булды?Булды бит инде?!» – дип язган җырчы cоциаль челтәрләрдәге сәхифәсендә һәм җыры белән видеоны урнаштырган.
«Инде булды, булды барсы да,
Агы булды, булды карасы да.
Кайгы-бәхет һәрчак, һәрчак капма-каршы,
Күрәчәкне күрә адәм башы...»