Азат Абитовның «Яңа татар җыры» бәйгесендә җиңү яулаган җыры чыкты
Яңа җыр «Сине көтәм» дип атала.
Ваһапов фестивале лауреаты, талантлы җырчы Азат Абитовның «Сине көтәм» җыры барлык музыкаль мәйданчыкларга чыкты.
«Озак итеп, бөтен күңелне биреп эшләнгән, күп кеше яратып өлгергән, күпләр көткән, ә күпләрнең җене сөймәгән, «Яңа татар җыры» конкурсы җиңүчесе булып өлгергән җыр», — дип тәкъдим иткән яңа җырын Азат.
«Сине көтәм» җырының сүзләрен Гөлфия Шакирова, көен Морат Гайсин язган.