news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Азат Абитовны Истанбул-Вильнюс самолетына кертмәгәннәр

Азат Вильнюста узачак Сабантуйда чыгыш ясарга тиеш иде.

news_top
Азат Абитовны Истанбул-Вильнюс самолетына кертмәгәннәр
https://www.instagram.com/azat.abitov_official/

Азат Абитов Истанбул аэропортында 12 сәгать утырырга мәҗбүр дип язган идек. Җырчының күңелсезлекләре моның белән генә бетмәгән әле. Аны Литваның Вильнюс шәһәренә очучы самолетка кертмәгәннәр. Азат Вильнюста узачак Сабантуйда чыгыш ясарга тиеш иде.

Нигә самолетка кертелмәвенең сәбәбен Азат үзе дә белеп бетерми.

«Минем туристик виза. Белүемчә, хәзер туристик виза белән Европа буйлап йөрергә ярамый. Шуңа дип уйлыйм. Чөнки мин барлык паспорт контрольләрен үттем, барысы да яхшы иде. Утырыр алдыннан гына самолетка үткәрмәделәр», — дип сөйли ул инстаграм сторисларында.

Җырчы очраша алмавы өчен Вильнюста яшәүче милләттәшләребездән өчен гафу үтенә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар