news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Азат Абитовка операция ясаячаклар

«Кемдер бүген беренче тапкыр мәктәпкә бара, ә кемдер — беренче тапкыр операция өстәленә ята», — дип яза ул.

news_top
Азат Абитовка операция ясаячаклар
Азат Абитовның инстаграм аккаунтыннан

Ваһапов фестивале лауреаты Азат Абитовка операция ясаячаклар. Бу хакта җырчы үзенең инстаграм сәхифәсендә хәбәр итте. 

«Беренче сентябрь көне белән! Кемдер бүген беренче тапкыр мәктәпкә бара, ә кемдер — беренче тапкыр операция өстәленә ята», — дип яза ул. 

Азатның инстадуслары операцияне сукыр эчәгенә дип фаразлыйлар. «Алла ярдәм бирсен. Барысы да яхшы булсын», — диләр алар.

Азат Абитовка ни булганын белергә теләп, менеджерына шалтыраттык. Кызганыч, ул җавап бирергә теләмәде. «Аз гына сабыр итегез, иртәгә Азат үзе барысы турында да сөйләячәк», — диде ул.

Азатның операциясе артык җитди түгелдер дип ышанып калабыз. Җырчының тизрәк сәламәтләнеп чыгуын телибез. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар