Хатын муенга менеп утырсын өчен күп вакыт кирәкме? Гөлсирин Абдуллина һәм Азат Абитовлар гаиләсенә 4 ел вакыт та җиткән.
Иҗади гаилә концертлар алдыннан сәхнә бизәүнең бик җайлы ысулын тапкан – озын Азат кечкенә буйлы хатынын муенына утырта да, алар икәүләшеп, сәхнәгә тукымалар беркетеп йөри. Видеоны «Татарлар дөньясында» телеграм-каналы Азат исеменнән: «Хатын муенга менеп утырды! Нишләргә?» – дигән исем белән куйган. Видео халыкның кәефен күтәргән. «Кара, баскыч та кирәкми», «Шундый кызык пар сез! Бәхетле булыгыз», «Без дә шулай эшли идек», – дип язып калдырганнар аларга.