Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Азат Абитов сәер грипп белән чирли башлаган

Рәшит Ваһапов исемендәге фестиваль лауреаты, яшь җырчы Азат Абитов сәер грипп белән чирли башлаган. Бу хакта ул Инстаграмында язган һәм укучыларыннан киңәш сораган.

news_top_970_100
Азат Абитов сәер грипп белән чирли башлаган
"Авырыйм... Сәер грипп барлыкка килгән дип ишеттем: җиңел генә терелеп тә булмый, кешечә якшы гына чирләп тә булмый. Ике арада гына,"ни рыба, ни мясо" дигән шикелле.

Кемнәр нәрсә уйлый моның турында, белемегез белән бүлешегез әле", - дип киңәш сораган Азат Абитов.

Җырчыга киңәш бирүчеләр дә табылган: "Мәхәббәт", "бераз күз дә тигәндер инде, бик матур бит сез Гөлсирин белән. Мин сезне бик яратам. Бергә булсагыз ярар иде, Ходай сиңа җиңеллек бирсен", "Азат, мәхәббәт гриппы шундый көчле була ул, тиз генә бетми, озакка сузыла ул", "Азат, синдә Гульсикка булган мәхәббәт бит, күзеңнән күренеп тора", - дип язганнар җырчыга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100