Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Азат Абитов операциясенең ничек үтүе турында сөйләде

Азат Абитов 2010 елда тез сеңерләрен өздергән булган. Төрле сәбәпләр аркасында, җырчы операцияне ун елга кичектереп торган. 

news_top_970_100
Азат Абитов операциясенең ничек үтүе турында сөйләде
Азат Абитовның инстаграм аккаунтыннан

Җырчы Азат Абитовның операциясе уңышлы үткән. Үзенең операциягә ятуы турында ул инстаграм сәхифәсендә хәбәр иткән иде. «Интертат» бу турыда язды.

«Дуслар, кичәге посттан соң борчылып язучылар, шалтыратучылар бик күп булды. Ихлас теләкләрегез өчен тагын бер тапкыр рәхмәт. 

Иҗатымны күзәтеп баручылар минем үлеп футбол яратканымны белә. Бу мәхәббәт нәтиҗәсез калмады — 2010 елда теземнең сеңерләрен өздердем. Операция күптәннән планлаштырылды. Ләкин төрле сәбәпләр аркасында, операцияне ун елдан соң гына ясаттым. Моңа мин бик шат, шуңа фотода бәхетле күренәмдер. 

Операцияне әйбәт үтте, диделәр. Ләкин табиб: «Без уйлаганнан әз генә авыррак килеп чыкты», — диде. Минем сеңерләрне алыштырдылар һәм менискны алып аттылар.

Икенче аякка да шундый операция кирәк, анысының сеңерләре 2017 елда өзелде. Шуңа күрә тагын җиде ел түзеп була әле», — дип яза җырчы. 

Азат Абитов үзенең инстадусларына аяк-кулларны сакларга, табибларга вакытында мөрәҗәгать итәргә кушкан.

Җырчының хәле әйбәт, ул тиздән өенә кайтачак. Сентябрь урталарыннан Азат Абитовның тормыш иптәше Гөлсирин Абдуллина белән гастрольләре башланып китә.

Җырчының виртуаль дуслары Азатның исән-имин терелеп чыгуын теләгәннәр, сакланып йөрергә кушканнар. Араларында: «Безгә дә шундый операция ясатырга кирәк иде. Кайсы хастаханәдә һәм кайсы табибта ясаттыгыз?» — дип кызыксынучылар да бар.


Посмотреть эту публикацию в Instagram

Исәнмесез? Дуслар, кичәге посттан соң борчылып язучы/шалтыратучылар бик күп булды. Тагын бер тапкыр рәхмәт әйтәсе килә, борчылганыгыз һәм ихлас теләкләрегез өчен? Ә хәзер барысын да аңлатам?? Кемнәр минем иҗатны күзәтеп бара, алар белә: мин үлеп футбол яратам⚽ Һәм бу мәхәббәт нәтиҗәсез калмады: 2010 нчы елда мин теземнең связкаларын өздердем. Операция күптән планлаштырылган, ул күптән кирәк иде, әмма төрле сәбәбләр аркасында, 10 елдан соң гына ясаттым. Моңа мин бик шат (шуңа фотода бәхетле күренәмдер)? Операция әйбәт үтте, диделәр, ләкин "Без уйлаганнан әз генә авыррак килеп чыкты", диде табиб. Минем связкаларны алыштырдылар һәм мениск удалить иттеләр??‍♂️ Икенче аякка да шундый операция кирәк, ансы 2017нче елда өзелде! Так что, әле 7 ел түзеп була ? Менә шулай? Шуның өчен үзегезне, аяк-кулларыгызны саклагыз, дуслар, табибларга вакытында мөрәҗәгать итегез? Ә минем хәлем хәзер әйбәт: тиздән өйгә кайтам һәм гастрольләргә әзерләнә башлыйм? Күптән көтелгән операция узды, хәзер күптән көтелгән концертлар җитә, Алла бирса? Сентябрьның икенче өлешендә сәхнәдә очрашырбыз! ? Тагын бер тапкыр барыгызга да зур РӘХМӘТ? #операция #больничный #АзатАбитов

Публикация от Азат Абитов (@azat_abitov)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100