Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Азат Абитов операция ясаткан

news_top_970_100
Азат Абитов операция ясаткан
Салават Камалетдинов

Җырчы Азат Абитов күзенә операция ясаткан. Операция Әлмәт шәһәрендәге бер клиникада үткән.

Белүебезчә, җырчы гел күзлек киеп йөри иде. Азат хәзер тамашачы алдына яңа, «күзлексез егет» образында чыгып басачак. 

«Башта барлык тиешле тикшерүләрне уздым. Төштән соң операция ясадылар. Күзләремнең берсе -5,75, икенчесе  -6,25 иде. Барысы да уңышлы, бик тиз үтте. Өйгә кайткач башта йоклап булмады, күз азрак әрнеде. Аннары йоклап киткәнмен», – дип сөйләгән Азат.

Соңрак Азат гаиләсе белән кичке Әлмәтне карап йөргән сторислар төшергән. «Ничә ел эчендә беренче тапкыр күзлексез, линзасыз йөрим. Бик яхшы күрәм, бик рәхәт», – дип язган ул. 

Виртуаль дуслары Азатның ни өчен операцияне Казанда ясатмыйча, Әлмәттәге клиниканы сайлавы белән кызыксынганнар.  Операциянең бәясен дә беләселәре килгән. Азат әлегә ул сорауларга җавап язмаган. 

 

Фото: © Азат Абитов сторислары

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100