Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Азат Абитов кызы Сылу турында: «Әлегә мин бәхеттән исерек, өйгә кайтасы килеп тора»

Ваһапов фестивале лауреаты, татар эстрадасы җырчысы Азат Абитов менә инде ничә көн яшь әти вазифасында. Үзенең хисләре турында ул инстаграм битендә урнаштырылган видеода сөйли.

news_top_970_100
Азат Абитов кызы Сылу турында: «Әлегә мин бәхеттән исерек, өйгә кайтасы килеп тора»
Салават Камалетдинов

Әлегә мин бәхеттән исерек. Халәтемне аңлап бетерә алмыйм. Әмма өйгә кайтасы килеп тора. Сылуда икебезнең чалым да бар. Өстәге ирене — минеке.

Рәнис Габбазов кызым туганчы ук: «Балаң тугач, бөтен нәрсәңне балага бирәсең килә, бөтен уйларың балаң турында булачак, бөтен эшең балаңа багышланачак», — дигән иде. Чыннан да, шулай булып чыкты.

Сылу белән бергә йокладык. Янына якын ятарга курыктым. Төнлә йоклаганда Гөлсирин кулымны алып куйды. Төн әйбәт узды, миңа ошады. Шатлыктан еладым. Алга таба эшләргә дә эшләргә, алда концертлар көтә, — ди Азат Абитов.

Инстачылар да Азатка теләктәшлек белдереп язган: «Әтиле-әниле, гомерле бала булып үссен», «Шатланабыз сезнең өчен! Зур үсегез, бәхеттә, шатлыкта яшәгез», «Тигез канат астында үссен сабыегыз. Рәнис малаена килен әзер», — дигәннәр.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100