Җырчы Азат Абитов кулын сындырган. «Мунчада таеп егылдым. Мунчаны сак керегез, тапочки киеп йөрегез», — дип киңәш итә ул инстадусларына.
«Тагын нинди яңалыкларың бар?» — дип сорый анннан видео төшерүче. «Машинам искергән иде, аны яңарттым. Җыр яздырдым. Тиздән чыгачак», — ди ул.
«Нигә килдең бүген фондка?» — дигән сорауга: «Хезмәт хакы алырга», — дип җавап биргән Азат. «Сезгә әле хезмәт хакы да түлиләрмени?» — дип көлешәләр инстадуслары.
Инстадуслары Азат Абитовка кулының тизрәк төзәлүен теләгәннәр.