Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Азат Абитов: «Гөлсирин бөтен нәрсәне миннән сорый»

news_top_970_100
Азат Абитов: «Гөлсирин бөтен нәрсәне миннән сорый»
социаль челтәрләр

Яшь җырчы Азат Абитов хатыны Гөлсирин белән бер-берсенә ияләшү чорының артта калуы, хәзер инде үзара аңлашып гомер кичерүләре хакында сөйләгән.

«Безнең гаиләдә Гөлсирин бөтен нәрсәне миннән сорый. Сорамаса, үзенчә эшләсә дә, мин аңа каршы килмәс идем. Ләкин ул сорый, аның менә шундый тәрбия.

Болай гаилә тормышыбыз әйбәт. Гөлсирин белән бергә яши башлавыбызга дүртенче ел китте. Авырлыклар инде артта дип ышанабыз. Аны бит беренче 3 елда гына авыр дип әйтәләр. Хәзер бер-беребезгә ияләштек. Башта да артык авыр булмады инде. Ләкин өйләнешкәч тә син яңа кеше белән яши башлыйсың. Һәр кешенең үз тәртибе. Шушы тәртипләрне берләштерергә вакыт кирәк булды», – дип сөйләгән җырчы, «Туган тел» телеканалындагы «Сер итеп» тапшыруында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100