Азат Абитов белән Гөлсирин Абдуллинаның «Тыңла җилне» дигән яңа җырлары чыкты. Аның авторлары – Ризидә Мөхәмәтшина һәм Рамил Әсхәдуллин.
«Тыңла җилне» – барлык музыкаль мәйданчыкларда! Рәхәтләнеп тыңлагыз! – дип хәбәр итә бу хакта Гөлсирин социаль челтәрләрдә.
«Бигрәк матур пар, молодцы! Җырлары да, үзләре дә бик матур! Бәхетле булыгыз»;
«Бик матур, килешле тавышлары. Сезгә алга таба уңышлар, бергә матур иҗат юлын үтәргә язсын»;
«Сез – безнең горурлыгыбыз» кебек комментарийлар калдырган иҗади гаиләнең яңалыкларын күзәтеп баручылар.