Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Азат Абитов белән Гөлсирин Абдуллина кызларының туган көненә җыр яздырган

news_top_970_100
Азат Абитов белән Гөлсирин Абдуллина кызларының туган көненә җыр яздырган

Шушы көннәрдә Азат Абитов белән Гөлсирин Абдуллинаның кызлары Сылуга 1 яшь тулган. Шул уңайдан иҗади гаилә матур фотосессия ясаган, ә Сылуга рәхәтләнеп кул белән тортта буялырга да рөхсәт иткәннәр. 

 

Фото: © Гөлсирин Абдуллинаның социаль челтәрдәге битеннән

«Язмышымның иң зур бүләге. Сулар һавам, яшәр көчем, иң зур бәхетем. Балам син.

Бүген тормышыбызның иң бәхетле көне, без әти-әни булган көн. Инде 1 ел узып та китте, җитешмичә дә калабыз кебек. Кызыма 1 яшь! Сине назлап, кадерләп, яратып үстерербез. Бәхетле, тыныч, матур балачак телим», – дип язган әни кеше.

«Бүген кызыбызның беренче туган көне. Иң бәхетле көн нәкъ 1 ел элек иде! Туган көнең белән, кызым! Без сине яратабыз!» – дип язган Сылуның әтисе.

Җырчыларның иҗатын һәм тормышын яратып күзәтүчеләр Сылуга күпсанлы котлаулар калдырган.

Иҗади гаилә, кызларына багышлап, «Кызыма» җырын яздырган.

 

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 5 март 2023
    Исемсез
    Аллаһ теләсә дип әйтегез,ОНЫТМАГЫЗ! Бала-Алллаһ бүләге!
  • 5 март 2023
    Исемсез
    Бэхетле,сэламэт булсын Сылу.Тигез канат астында озын гомерлэр насыйп итсен Аллаhым Сезгэ.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100