Азат Абитов белән Гөлсирин Абдуллинаның никах көне билгеле булды
#Вагаповфест йолдызлары: Азат + Гульсик яңалыклары турында Гөлсирин Абдуллина белән Халыклар дуслыгы йортында Ваһапов фестиваленең Яшь башкаручылар конкурсы – 2019 финалында сөйләштек.
-Гөлсирин, Азат + Гульсик тарихында нинди яңалыклар бар? Кайчан никах укытасыз?
-Алла Боерса, безнең никах шушы атнада булачак. Мамадышта 5 апрель көнне укытачакбыз.
-Ә туегыз кайчан булачак, Гөлсирин?
-Анысын әлегә әйтмим. Әле әзерләнергә кирәк. Никахка да көчкә-көчкә әзерләнәбез. Дөресен генә әйткәндә, әле аңлап та бетерә алмыйм. “Ир белән хатын булу кызыкмы?” дип сорыйлар. Мин әле аны аңлап та бетерә алмыйм. Бармы, бар.
-Никах күлмәген сатып аласызмы, тектерәсезме?
-Күлмәкне тектерәм. Мин ул ательедә инде бер күлмәк тектергән идем. Шунда тектерәм, Алла боерса. Бүген шунда барып кайттым. Тагын бер барам да, аннан соң алам инде, - диде Гөлсирин Абдуллина.