Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Азат Абитов белән Гөлсирин Абдуллинаны ни өчен пенсионерларга охшатканнар?

Алай гына да түгел, инстаграмда утыручылар яшь җырчыларны зәвыксызлыкта да гаепләгән.

news_top_970_100
Азат Абитов белән Гөлсирин Абдуллинаны ни өчен пенсионерларга охшатканнар?
Салават Камалетдинов

Азат Абитов белән Гөлсирин Абдуллинаның хейтерлары активлашкан. Яшьләрне пенсионерларга охшатканнар һәм зәвыксызлыкта гаепләгәннәр. Барысына да… башлык сәбәпче булган. Азат белән Гөлсирин берничә төрле башлык киеп, фотога төшкән һәм инстаграм дусларыннан кайсы күбрәк килешүе турында сораган.

Виртуаль дуслары бу пост астында 200дән артык комментарий калдырган. Араларына күңелне юатырлыклары аз.

«Салып атыгыз, пенсионерлар кебек»;

«Мин пенсионер, әмма сайламас идем мондый башлыкны»;

«Азат, синдәгесе хатын-кызлар башлыгы бит»; 

«Фу, әбимени син»;

«Тулы треш. Башка кибеткә барыгыз»;

«Сыерлар янына киеп чыгарга ярый»;

«Берсе дә килешми. Үзегез кебек затлыны алыгыз. Сез гел кеше күз алдында бит»;

«Искесен киеп торыгыз. Иртәгә барып алырсыз, болары килешми», — дип әллә ниләр язганнар.

«И киенә белми инде ул авыл баласы», — дигән тагын берсе. «Шуңа өйрәнергә шәһәргә килгәннәр бит инде», — дип яклаган икенчесе.

"Ни үзе киенә белми, ни ирен киендерә белми», — дип Гөлсирингә аерым да «эләккән». Азатка исә, яңа армиядән кайткан кайнешенең бүреген алып кияргә кушканнар.

«П…ц», — дип шаккаткан бу комментарийларга берәү. «Рәхмәт. Үзем дә шулай дип язасы идем, кул гына бармады», — дигән аңа Азат.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100