Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Азат Абитов белән Гөлсирин Абдуллинаның гаиләсендә ишәю көтеләме?

Ваһапов фестиваленең социаль челтәрдәге төркемендә җырчыларның яңа фотосын куйганнар.

news_top_970_100
Азат Абитов белән Гөлсирин Абдуллинаның гаиләсендә ишәю көтеләме?
Салават Камалетдинов

Фестиваль төркемендәге фотода Азат Абитов тазарып киткән, ә Гөлсирин Абдуллина үзгәргән кебек тоела. Фото янына: «Әллә күзгә күренә? Сезгә дә шулай тоеламы?!» - дип тә язып куйганнар.

Инстачылар яшь парның гаиләсе ишәергә җыена, дип фаразлый.

«Бәлки Гөлсирин корсаклыдыр. Йөзе үзгәргән»;

«Азатовна яки Азатович булырга охшап тора»;

«Күзләреннән күренә, ниндидер өметле шатлык. Мин бик шат сезнең өчен», - дигән комментарийлар калдырганнар.

Виртуаль дусларының кайберләре «Гөлсирин бизәнмәгән», «Фотога төшкәндә шулайрак басып кына төшкән», дип бу яңалыкны кире кагарга тырышкан.

«Азат корсаклымы әллә?»; «Икесе дә корсаклы бугай», дип шаяручылар да табылган.

Тамашачыларның бер өлеше Гөлсиринне мактаган, икенчеләре Азатны тазаруда гаепләгән.

«Афәрин! Гөлсирин тырышкан»;

«Азатка өйләнү килешкән»;

«Өйләнгәч корсак түгәрәкләнә инде ул. Димәк, хатыны яхшы тәрбияли»;

«Чын ир-атта корсак булырга тиеш»;

«Азат өйләнгәч иркенәеп киткән. Гөлсирин, тәмле пешермә!»;

«Ашаган малда өмет бар»;

«Азат корсак үстерә, килешми, спорт кирәк!»;

«Диета кирәк, артистлар матур булырга тиеш. Корсакны бетерергә кирәк», - дип комментарийлар язып калдырганнар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100