Азат Абитов белән Гөлсирин Абдуллина «Кышкы учак» җырын яңарткан
Инстачылар җырның олы мәгънәгә ия булуы турында язалар.
Җырчы Азат Абитов белән Гөлсирин Абдуллина Рамил Миндияр репертуарыннан «Кышкы учак» («Ява карлар») җырын яңартып яздырган. Бу хакта Азат Абитов үзенең инстаграм битендә хәбәр итә.
«Ретро хит. Разил Вәлиев сүзләре, Луиза Батыр-Болгари көе. Барлык музыкаль мәйданнарда рәхим итеп тыңлагыз», — дигән ул.
Инстачылар җырны Азат белән Гөлсирин башкаруында бик җылы кабул иткәннәр. «Менә нинди безнең заман җырлары, көен бөек композитор, сүзен бөек шагыйрь язган, рәхмәт, матур башкарасыз», «Җиренә җиткереп жырлыйсыз, йөрәкләргә үтеп керә», «Искиткеч матур жыр, соклангыч башкару, «Бик яратам шушы жырны. Олы мәгънәгә ия», — дигән алар.