Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Азат Абитов авылында Гөлсирин Абдуллинага "Изет кабул кылу" йоласын уздырганнар

Азатның туган авылында туганнары, күрше-тирә, авылдашлар килен күрергә киләгән.

news_top_970_100
Азат Абитов авылында Гөлсирин Абдуллинага "Изет кабул кылу" йоласын уздырганнар

Гөлсирин Абдуллина инстаграмдагы сәхифәсендә килен төшерү йоласы турында язды. Азат Абитовның туган ягы Шыгырданда «Изет кабул кылу» дигән гореф-гадәт бар икән.

  • Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Ваһапов фестивале йолдызлары» концерты вакытында Азат Абитов Гөлсирин Абдуллинага кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Азатның тәкъдим ясыйсын Гөлсириннән кала бар кеше дә белгән булган

Инде менә яшьләр кияүнең туган ягына кайткан. «Яңа тормыш. Минем өчен яңа йола, чөнки бездә Мамадышта андый йола юк. Бүген безгә Изет Кабул кылдылар. Монда минем өчен шунысы яңалык, егет кызны үзенең төп йортына алып кайткач, туганнары, күрше-тирә, авылдашлар бүләкләр белән килен күрергә киләләр. Менә шулай!» дип яза Гөлсирин.

Инстачылар яшь парга мәхәббәт, бәхет тели. «Пар аккошлар кебек бәхетле булыгыз. Бер-берегезне тыңлап, аңлап, яратышып гомер итәргә язсын», диләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100