Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Азат Абитов 3 чиләк кәҗә гөмбәсе күрсәтә (Үзе җыймаган булып чыкты!)

news_top_970_100
Азат Абитов 3 чиләк кәҗә гөмбәсе күрсәтә (Үзе җыймаган булып чыкты!)
социаль челтәрләр

Телеграм-каналларда җырчы Азат Абитовның 3 чиләк кәҗә гөмбәсе (сморчок) белән төшкән фотосы чыккан иде. Азат оста гөмбәчеме икән әллә, моны кадәр гөмбәне кайдан җыйганнар дип, үзенә шалтыраттык. Азат әлеге фотоның инде бик күптәнге фото булуын әйтте.

«Моннан 2-3 ел элек гөмбәгә баргач төшкән идем. Быел да бик барасы килгән иде гөмбәгә, вакыт табып булмады. Хәзер соңдыр инде сморчки җыярга.

Мин үземне болай оста гөмбәче дип әйтмәс идем. Гөлсирин күрсәтеп биргән гөмбәне башкаларыннан аерам, җыям. Гөлсирин гөмбәләрне әйбәт белә, әби (Гөлсириннең әнисе) аннан да яхшырак белә. Фотодагы гөмбәләрне дә Мамадыш якларында җыйган идек. Безнең Шыгырдан якларында да бар гөмбәгә йөрүчеләр. Мамадышта җыеп кайткач, кызыксынып, үзебезнең якларга әни белән барып килгән идек. Сморчки безнең якта да үсә икән. Аны тануы да җиңел, барысыннан да аерылып тора. Аннан апрель ахыры, май башында башка гөмбәләр булмый әле.

Гөлсирин сморчкины бик тәмле итеп кыздыра. Табага салгач, аның бик күп суы чыга, һәм ул бәләкәйләнеп кала.

Барып җитә алмадык шул, барабыз-барабыз дип йөрсәк тә. Быел әби җыйганы белән генә сыйланырга туры килде. Кунакка кайтуыбызга әзерләп куйган иде, Шыгырданга да күчтәнәч итеп җибәрде. Бәрәңге белән кыздырып ашадык. Быел Казан тирәсендә дә күп икән, дип сөйләделәр», – диде безгә Азат.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100