Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Азат Абитов 12 сәгать Истанбул аэропортында утыра

Җырчы Төркиядә икенче самолетка күчеп утырырга тиеш.

news_top_970_100
Азат Абитов 12 сәгать Истанбул аэропортында утыра
Салават Камалетдинов

Азат Абитов Литваның Вильнюс шәһәренә юл тота. Ул анда узачак Сабантуйда чыгыш ясачак. Шунда барганда Истанбул аэропортына тукталганнар. Җырчы Төркиядә икенче самолетка күчеп утырырга тиеш. Ләкин Азатка самолетны 12 сәгать буе аэропортта көтәргә туры киләчәк.

«Мин гомеремдә беренче тапкыр Төркиядә. Күчеп утырырга самолет көтәм. Минем санау буенча самолет 12 сәгать тә 55 минуттан соң гына булачак. Төркия авиалинияләрендә әгәр син 12 сәгатьтән артык самолет көтәсең икән, йоклап, ял итеп алырга кунакханә бирелә. Ләкин алар көтү вакытымны 11 сәгать дип кенә санап чыгарганнар. Шуңа миңа бушка кунакханә бирмәделәр. Менә мин бүген көнозын шушы аэропортта утырырга мәҗбүр», — дип яза Азат.

Күңелсезлеккә очраса да, җырчының кәефе шәп күренә. «Бәлки шәһәргә чыгып кереп булыр», — дип юата ул үзен.

Виртуаль дуслары Азатка Иске шәһәргә барып, мәчетләрне карап кайтырга кушкан.

«Шәһәргә чыкмагыз. Проблемалар күп була. Аэропортта гына торыгыз. Анда ятып ял итү өчен диваннар бар. Ул зонада кеше дә аз. Тыныч. Эзләгез шул урыннарны. Рәхәтләнеп ял итегез», — дип киңәш бирүчеләр дә бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100