Сабир көзгә кергәч яңа машина алды. Калтырап беткән «семерка»сын илтеп тапшырды да, алмашына очып китәргә торган «Нива» алып кайтты. Ах, ул яңа машина ! Яшь кәләштән дә кадерлерәк була бит ул. Аны гел сыйпыйсы, күрәсе генә килеп тора. Кирәкме-кирәкмиме, капотын ачып япкан буласың, фараларын ышкып-ышкып сөртәсең, минут саен кабызып карыйсың. Тигез гөрләп эшләгәне колакны иркәли, әнә шул могҗизаның ялтыр калаеннан үбеп аласы килә, валлаһи.
Иптәшләре, таныш-белешләре Сабирны бу машинаны алмаска үгетләп булаштылар. Янәсе, «Нива» бензинны күп ашый, «бөке»ләрдә әллә күпме акчаңны төтенгә очырачак. Ерак юлга чыксаң, икеләтә кыйммәткә төшәчәк. Мыек астыннан елмаеп кына тыңлады аларның акыллы киңәшләрен Сабир, әмма үзе теләгәнчә эшләде.
Үзенчә хаклы иде ул. Бернчедән, автобус шоферы бензинга кытлык кичерми, кесәсеннән бер тиен дә чыгармаячак егет. Икенчедән, атна саен авылына кайтып йөри ул, әти-әнисенең хәлен белешә. Ну, хәл генә белешми инде, базага килгән төсле, нәрсә бар – шуны төйи багажнигына. Ел фасылына карап, төрләнеп тора ризыклар. Җәй күбрәк кыяр-помидор, җиләк-җимеш, бройлер тавыклар ташыса, көзгә кергәч – капчык-капчык бәрәңгесен, кишерен, зур терлек итен алып кайта. Элекке машинасының рессорлары бөгелеп төшә иде андый рейсларда, тавышлары өзелә иде мескенкәйнең. Ә «Нива»га теләсә күпме төя, эх тә итмәячәк.
Авыл юлы да мактанырлык түгел. Ике чакрымдай араны сары балчык ерып үтәргә кирәк. Күпме авылдашлары сайраша пычрак вакытларда ул юлда. Ә хәзер Сабир алар яныннан сәләм дә бирми узып китәчәк. Өченче сәбәп – Сабир балыкчы иде. Ә елга буена иномаркага утырып барып булмый.
Уңды машинасыннан, уңды Сабир. Машина яңа булгач, гел йөрисе, кайдадыр барасы килеп тора бит ул. Күрше райондагы баҗасы берничә тапкыр чакырды телефон аша.
– Кил, яңа машинаңны күрсәтеп кит. Зәлия дә сеңлекәшен сагынды. Ел буладыр күрешмәгәнгә. Яшел уҗымга кичләрен куяннар чыга. Куян бәлеше белән сыйлармын үзегезне, – дип кызыктырды.
Хатыны каршы килмәде, ялга каршы утырып чыгып киттеләр баҗага кунакка. Сабирның Зәйнәп белән язылышканнарына икенче генә ел иде әле. Кызыгып куярлык дөнья малы җыймаганнар, ишеккә такта йозак эләсең дә чыгасың да утырасың машинага. Бер китек ягы бар иде гаилә тормышының: нәрсәдер бала алып кайтырга ашыкмады Зәйнәп. Яхшыга юрап, киләчәктә өмет итәләр иде нәсел дәвамчысын.
Белмәгәннәргә яхшы яңалык җиткерәм: бәләкәй авылларда хокук сакчылары, радарлар, ДПС-фәлән юк. Юл кагыйдәләрен саклау таләп ителми. Эчкәнсең дип, ниндидер трубкаларга өрдермиләр, дүрт тарафның теләгән ягына кит – ирек сиңа ...
Баҗасына алдан хәбәр иткәннәр иде, мул табын көтеп торган кунакларны. Каеш бауларын бушатып туйганчы ашадылар-эчтеләр, яңа машинаны «юдылар». Шуннан баҗасы гафу үтенгәндәй булды:
– Куян бәлеше пешереп булмады, менә бүген ауга барырга ниятләгән идем.
Каны кызган Сабир баҗасының авызыннан тартып алды бу сүзләрне:
– Бүген тек – бүген! Чак эңгер-меңгер төште әле, өлгерәбез… – дип, шәпләнеп өстәл артыннан торды.
Хатыннары йөрмәскә өндәп карадылар да соңыннан кул селтәделәр. Аларның бер-берсенә сөйләр серләре хәттин җыелган иде.
Аучы кешенең бар хуҗалыгы тәртиптә: мылтыгы майланган, ясаулары әзер. Ирләр тиз-тиз өсләрен алыштырып алдылар, кирәк-яракны төяделәр дә кузгалып киттеләр. Бер төрле кызыксыну, азарт кузгалды Сабирда. Балыкчы, гадәттә, өйрәнгән урынына кармак сала да утыра сәгатьләр буе калкавычка карап, кымшанмый да ичмасам. Ә ауга йөрү – бөтенләй икенче хасият. Юлда барганда, Сабирга баҗасы сөйләп барды:
– Көз көне куяннарның башлары эшләми аларның. Яшел уҗымга мөкиббән китәләр. Әгәр фара утына берәрсен эләктерсәң, ул читкә чыгып чабарга белми. Шул чакта барган шәпкә тәтегә басасың инде. Хәзерге чорда симезләр алар, бәлеше ашап туйгысыз була.
Әмма авыл читендәге уҗым басуына җиткәч, никтер, баҗасы Сабирга кырка урман ачыклыгына борылырга фәрман бирде. «Кунак – хуҗаның ишәге» дигәндәй, карышмады Сабир. Төпкәрәк кергән саен юл начарлана барды, адым саен чокыр-чакырлар, җыелып яткан күлдәвекләр тизлекне киметте. Ну Сабирның «Нива»сы сизмәде дә мондый каршылыкларны.
Юл озын булды. Барудан кырка баш тартырга да уйлап килә иде Сабир, ярый, баҗасы туктарга әмер бирде. Ни гаҗәп, баҗасы күзгә күренеп үзгәргән иде. Эчкәне бөтенләй юкка чыккан, күзләре алтын кош тоткандай ялтырыйлар, пышылдап кына сөйләшә. Кабинадан чыгуга Сабир тәмәке токандырмакчы иде, баҗасы кулыннан тотты
– Ни-ни-ни, урман сыеры яратмый ят исләрне.
– Нинди урман сыеры тагын? – дип гаҗәпкә калды Сабир.
– Шундый фарт чыкканда барырга тәвәккәлләп, мин сине пошилар оясына алып килдем. Уң кулда кечкенә күл бар. Мин шуның ярына тозлар калдырып, бу тирәгә ияләштердем аларны. Тоз дигәндә, поши үлеп тә китә инде. Тәмам ялап бетерми ташламыйлар алар бу аланны. Кич җиткәч кенә тамак туйдырырга чыгалар пошилар. Туйганчы су эчкәч, боз ялагач, бу аланлыкка күтәреләләр. Бик сизгер хайван, минсиңайтим. Ят нәрсә тойса, урманга чаба. Тәмәке исен әллә кайдан сизәчәк. Так што түзәргә туры килер...
Менә шул урында Сабирга,баҗасын бүлдереп, тегене җилтерәтеп салонга кертеп утыртасы булган. Бар хутка авылга сыпыртасы. Иркә хатыннар, мул табын артына. Ә ул юләрнең баҗасына ияреп каны кайнады.
– Ә ниндирәк була соң ул поши? Гомер күргәнем юк, – дип кызыксынуы артты.
Ике сәгатьләп урман буенда, түмгәк артына посып яттылар алар. Тәмам күз бәйләнгәч, ифрат та зур шәүлә пәйда булды. Ни дә уйлап өлгермәде Сабир, колак тондырып ату тавышы яңгырады. Дөп-дөп чапкан тояк тавышлары ишетелде, әмма алдан килгәне җиргә капланган иде.
Учак ягып, тагын озак кына эшкәрттеләр әле хайванны. Соңыннан ботлата-ботлата багажникка төяделәр.
– Бер арткы ботын алырсың, синең өлеш, – дип юмартланды баҗасы. – Кыш буе кәтлит, пилмән генә ашап ятасың инде. Аларның ите көз көне тәмле була. Кышка китсә, ылыс тәме килә башлый...
Башта икеләнеп тә калганнар иде олы юлга чыгарга. Баҗасы бит:
– Иртә таңнан эт тә булмас, – дип ышандырды. Асфальтка борылып күп тә үтмәделәр, гаишниклар туктатты аларны. Баҗасының канлы кулларын күреп алуга, лейтенант, кулындагы автоматының затворын шалт-шолт тарткалап, машинадан чыгарга әмер бирде.
Суд төп гаепне Сабир өстенә өйде. Янәсе, ул – машина хуҗасы. Суд карары харап кырыс булды: ике баҗага өчәр йөз мең штраф салдылар, өстәп, Сабирның машинасын конфискацияләргә, дигән нәтиҗә чыгардылар. Әнә шулай азарт уйный кеше язмышы белән.
Хәзерге көндә Сабир балыкка йөрүен дә ташлады. Белеп булмый, әллә нинди бәлаләргә тарырсың. Сакланганны Ходай саклар, дигәннәр ...