Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Азәрбайҗан Ханкендида элекке «Таулы Карабах республикасы» парламентын җимерткән

news_top_970_100
Азәрбайҗан Ханкендида элекке «Таулы Карабах республикасы» парламентын җимерткән

«AzTV» телеканалы Таулы Карабах танылмаган республикасының парламентын җимергән кадрларны күрсәтте.

Әрмәнстанда танылмаган республиканы «Арцах» дип, башкаласын Степанакерт дип атыйлар иде. 2024 елның 1 гыйнварында бу республика рәсми рәвештә юкка чыгарылды, аның башкаласы да Ханкенди дип атала. Азәрбайҗан парламент бинасын «законсыз төзелгән» дип атаган һәм җимерткән. Шулай ук Карабах өчен сугышкан әрмән хәрбиләре хөрмәтенә салынган «Азат итүче хәрбиләр берлеге» биналары да җимертелгән.

«Шәһәрдә төзекләндерү эшләре бара. Шул вакытта мәдәни һәм тарихи әһәмияте булмаган, шәһәрне ямьсезләп торучы, яулап алу чорында төзелгән биналар сүтелә», – дип белдерә Азәрбайҗан телевидениесе.

Таулы Карабах автоном округы – Советлар Союзы чорында Азәрбайҗан ССРның бер өлеше иде. Анда әрмәннәр дә, азәрбайҗаннар да яши. Үзгәртеп кору елларында Таулы Карабахны Азәрбайҗаннан аерып чыгарырга теләү сәбәпле, анда әрмәннәр һәм азәрбайҗаннар арасында сугыш башлана. Әрмәнстан бу сугышта җиңә һәм Таулы Карабахны гына түгел, Азәрбайҗанның 7 районын басып ала, анда яшәүче азәрбайҗаннарны куалар. Таулы Карабах танылмаган республика статусын ала.

Азәрбайҗан белән Әрмәнстанны күп илләр – АКШ та, Франция дә, Россия дә килештерергә тырышып карады, әмма берни дә барып чыкмады.

2020 елның 27 сентябрендә «Икенче Карабах сугышы» башлана. Ул 44 көн дәвам итә һәм Азәрбайҗанның җиңүе белән тәмамлана. Азәрбайҗан 7 районны азат итеп кенә калмый, Карабахның бер өлешен (аерым алганда, Шушы шәһәре һәм районы) үз контроленә ала.

2023 елгы 1 көнлек сугыш нәтиҗәсендә Азәрбайҗан Карабахны тулысынча контрольгә алды. Анда яшәүче әрмәннәр Әрмәнстанга эвакуацияләнде. Карабахның элекке җитәкчелеге танылмаган Карабах республикасының 1 гыйнвардан юкка чыгуын белдерде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100