Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Азәрбайҗан публицисты Низамеддин Мустафа: «Уртак төрки тарихны без ничек өзгәнбез?»

Халыкка үз тарихын кайтарырга вакыт, яки төрки халыкларның тарихи берлеген һәм уртак тарихын без ничек өзгәнбез, дигән сорау куя азәрбайҗан публицисты, күпсанлы тарихи китаплар авторы Низамеддин Мустафа.

news_top_970_100
Азәрбайҗан публицисты Низамеддин Мустафа: «Уртак төрки тарихны без ничек өзгәнбез?»
  • Кулиев Низамеддин Мустафа оглы (Низамеддин Мустафа) – Бакуда яшәүче Азәрбайҗан публицисты. Озак еллар дәвамында төрки мөселман культурасын өйрәнә. Низамеддин бәй әйтүенчә, аның Баку газеталарының берсендә – iki sahil («Ике яр буе») басмасында басылып килүче «Алтын Урда һәм анннан барлыкка килгән татар ханлыклары» циклы укучыларда зур резонанс уяткан. «Интертат» өчен ул шушы циклдагы мәкаләләрен бер язмага туплап бирде.
  • «Казан һәрвакыт төрки дөньяда милли фикер һәм яңа идеяләрнең мөһим үзәге булып торды. Мәкаләмне сезнең өчен дә бик актуаль дип саныйм. Автор белән килешмәүчеләр булса, фикерләрне ишетергә риза», – диде Низамеддин бәй, мәкаләне безгә тәкъдим иткәндә. 

Без кем, безгә бер-беребезне белергә нәрсә комачаулый?

Казан, Кырым һәм Азәрбайҗан вәкилләренең Түбән Новгородта 1906 елда узган III корылтаенда Кырым вәкиле Исмәгыйль бәк Гаспринский болай ди: «Төрки халыкларның килеп чыгышы һәм шәҗәрәсе уртак. Әмма географик һәм вакыт аермасы сәбәпле, телләребез һәм гореф-гадәтләребездә төрлелек барлыкка килгән».

Ә тагын 30 елдан – 1937 елда шушы ук фикерне Төркиядә Гаяз Исхакый кабатлый: «Без, Советлар Союзында яшәүче төрки-татарлар, бер ана һәм бер ата балалары. Безнең мәдәниятебез дә, тарихыбыз да, динебез дә шул бер үк. Аерма бары тик географик урыннарда гына. Иртәме-соңмы, төрекләрнең яңарыш чоры башланачак. Һәм шул вакытта, бер-берләреннән ерак яшәүче халыклар өчен таяну ноктасы буларак, безнең дини, мәдәни, тарихи бергәлек алыначак».

Һәм менә төрки халыклар тарихында «суверенитет парады» искиткеч гасыр вакыйгасына әверелде. Уртак күпгасырлык тарихыбызга, бай мәдәни мираска нигезләнгән төркичелек, туранизм идеяләрен яңа геосәяси форматта тормышка ашыру, төрки дөньяның социаль-мәдәни бердәмлеген торгызу өчен ныклы нигезебез бар инде. Йосыф Акчура, Али бәй Хөсәензадә, Әхмәд Агаоглу, Мәммәд Әмин Расулзадә һәм тагын күп борынгы бабаларыбызның хыяллары тормышка аша башлады. Яңа гуманитар-идеологик шартларда халыкларыбыз мәдәнияте гомуми тарихы мәсьәләләрен киң җәмәгатьчелектә һәм массакүләм аңлау объектив зарурлыкка әверелде.

Кызганыч, бүген җәмгыять һәм милләт масштабында без ни үзебезне, ни бер-беребезне тиешле дәрәҗәдә белмибез. Милли тәңгәллек (идентичность) мәсьәләсе көн үзәгендә. Безнең кардәшлекне кабул итүчеләр аның дәрәҗәсен, башка критерийлар да барлыгын күз алдына да китермичә, бары тик телләр охшашлыгы ягыннан гына үлчи. Телләребез генә түгел, мәсләгебез, тормыш рәвеше, дөньяга караш һәм рухи кыйммәтләребез якынлыгын да күрмәмешкә салышучылар бар. Аларның безнең уртак үткәнебез турындагы күзаллаулары «Советлар дуслыгы»ннан ары китми.

Парадокс, әмма мондый кызганыч хәл килеп чыгуда без беркемне дә, һәм иң беренче чиратта үзебезне дә, гаепли алмыйбыз. Безнең мәгариф системасы, мәдәният-мәгариф челтәре зурракка сәләтле түгел. Безне шулай өйрәттеләр, шулай «программалаштырдылар». Иң элек безне әсирлеккә алдылар, әмма җиребезне генә түгел, аңыбыз, хисләребезне дә яуладылар. Аннан һәркайсыбызга үз исемебезне бирделәр, һәркайсыбызга «этник үзенчәлек» булдырдылар, һәркем «үз теленә» ия булды. Нәтиҗәдә, алардан алган исемнәр, тәңгәллекләребез дистәләрчә еллар буена безнең горурлык чыганагына әверелде.

Бүген без үзебезне азәрбайҗан (татар, казах...) дип атыйбыз, шулай дип аңлыйбыз һәм дөньяга үзебезне шулай дип тәкъдир итәбез. Кешелек, шулай ук, безнең кайсы милләткә каравыбызны шушы атамалар аша таный һәм кабул итә. Кайвакыт төркилекне азәрбайҗан, татар, төрек, үзбәк патриотизмына каршы куялар. Әмма, чынлыкта, алар – бер-берләрен кире кагучы түгел, ә бәлки тулыландыручы, дәлилләүче төшенчәләр. Төрекмәннең (татар, кыргыз, казах...) төрки булуы болай да һәммәсенә билгеле. Үзебезнең шәҗәрәне тану, уртак борынгы бабаларыбыздан йөз чөермәү, алардан килгән бай мәдәни мирасыбызны саклап калу һәм аны яшәешебезнең төп шарты икәнлеген аңлау өчен, безгә халыкның хәтерен яңарту, уяту, үле һәм каткан күзәнәкләрне терелтү кирәк.

Төркилегебезне тану безнең бар җәмгыятьләр буенча таралырга, дулкын булып, иң киң массаларга да барып җитәргә тиеш. Гомумтөрки тарихи аңны халык массаларында формалаштыру, дөресрәге, киредән кайтару, тәрбияләү безнең алдыбыздагы иң мөһим бурыч булып тора.

...Мөстәкыйльлекне яулаганга/кире кайтарганга кадәр һәр төрки халыккка бары тик үз тарихын гына өйрәнү хокукы бирелде, ә тугандаш халыкларга карата тарихи көндәшлек һәм дошманлык тенденцияләре төп идеологик ассызык буларак алып барылды. Вак-төяк чик буе бәрелешләре, тәхеткә дәгъвалык тирәсендә чыккан кечкенә ызгышлар, гомуми закончалык контекстыннан чыгарылып, этно-социаль санашмаучанлык масштабларына кадәр күпертелде һәм «туганнарча үч алу» буларак рәсмиләштерелде (күрсәтелде). Аңа китсә, кешелекнең борынгы тарихы тулысынча диярлек «туганнарча үч алу»дан гына тора.

«Караңгы» заманнар турында сөйләгәндә, без бу чорда төп максаты талау, үч алу, властьны тартып алу булган «сугышлар – ул халык тормышында даими функцияләрнең берсе» (Л.Н. Гумилев) икәнлеген дә исәпкә алырга тиешбез. Хан улларының «сугышлары» иҗтимагый тәртипләр өчен зыянсыз гына үтмәгән, әлбәттә, әмма гади халык бу конфликтларда кайсы якны сайлыйсын яки битараф каласын үзе хәл иткән. Ә табыш һәм трофей өчен сугышкан гаскәриләр бик җиңел генә җиңүче якка күчә алганнар. Гомумән, инанулары һәм дөньяга караш таләпләренә янамаган очракта, төрки-мөселманнар дини кардәшләре башлаган сугышларга, хөкүмәтне алыштыруга лояль караганнар.

Безнең уртак тарихыбызның илләр, өлкәләр, төбәкләр, шәһәрләр, вакыйгалар ягыннан бүлгәләнеп беткәнлегенә, ягъни чикләнгәнлеге, масштаблары кечерәйтелгәнлегенә игътибар итми мөмкин түгел. Фундаменталь проблемалар, гомуми закончалык тенденцияләрен өйрәнү бартөрле чарлар белән авырайтылган һәм «тарихи фәннәрдә бүленеш (дифференциация) һәм специализация» дигән зарурилык белән нигезләнгән. Чынбарлыкта исә шушы алым аркасында безнең уртак тарихыбыздагы төп сызыклар бозыла, аның эчке берлеге таркатыла, сан һәм атамалар арасында үсеш эзлеклелеге югала; ә этно-социаль сәбәп-нәтиҗә бәйләнеше, традицион караш, вакыйгалар чылбыры мәрхәмәтсез рәвештә өзелә. Нәтиҗәсе билгеле: халыклар үзләренең уртак тарихы турында хәбәрдар түгел. Шушы бүлгәләү омтылышы, сепаратистик тенденциянең ачы нәтиҗәләрен ерып чыгар өчен, бүген безнең алда бөтен булган тарихи фактлар һәм тикшеренүләрне уртак бер ачык базага туплау, «мәгълүмати база»га җыю мәсьәләсе тора.

Төркиләрнең борынгы тарихы турында нарратив һәм артефактлар бик аз. Тирән тамырлары һәм бай мәдәнияте булган дала культурасы утрак цивилизацияле халыкларныкына караганда аз өйрәнелгән. Сәбәбе – күчмә тормышлылар культурасының киез, күн, агач һәм йон материаллардан гыйбарәт матди калдыклары таш йортларда яшәүчеләр әйберләренә караганда тизрәк бозылуы, юкка чыгуында. Шуңа күрә урта гасыр чыганакларын, шул исәптән, башка телдә язылганнарын да тирәннән өйрәнү зарурияте биниһая зур. Төрек галимнәре бу юнәлештә зур эш башкарды. Совет чорының тарихи чыганакларны өйрәнү фәне казанышларыннан да баш тарту кирәкми, без алардагы асыл фәнни карашлардан файда, «рациональ орлык» алырга тиешбез. Ләкин бу әле фәнни тикшеренүнең бер аспекты гына. Күп чыганаклар берьяклы гына характерда һәм алдан ук ялгыш – бу фактны да һич истән чыгару ярамый. Сарай, чиркәү елъязмачылары, тарихи хезмәтләрне язганда, кагыйдә буларак, хакимлек итүче династияләргә, дини-мәдәни-сәяси концепцияләргә хезмәт итә, заказ бирүчеләрне мактау бурычын үз алдына куя һәм илдәге вакыйгаларны язу һәм аңлатуда аерым бер максатларны күз алдында тоталар.

Бу яклап караганда, Л.Гумилевның «Орхон-Енисей язмалары»н, ничек кенә парадоксаль яңгырамасын, «агитация» дип каравы кызыклы. Госман дәүләтен төзү (1299) турындагы атаклы «Ашиг-пашазадә тарихы»н (XV г.); шулай ук, госманлыларны тәхеткә илткән кабилә турындагы «Кайы теориясе»н (аның нигезен «Тәварихи-Али-Сәлҗук» язмасында (XV г.) Языҗыоглу Али салган) Хәлил Инәлҗык «легенда» дип атый һәм алар урынына чынбарлыкка якын башка вакыйга һәм фактлар тәкъдим итә. Хәлил бәк фикеренчә, сәяси нигезенә карамастан, Ашиг-пашазадә һәм Языҗыоглу әсәрләрендә реаль фактлар бар, әмма аларны легендадан аеру өчен җитди аналитик эш алып барылырга тиеш; булган хәлләрне исә тарихи вакыйгаларның һәм шәхесләрнең замандашлары төгәлрәк сурәтли. Ә хәтердә калганнардан һәм халыкка таралган хикәяләрдән дистә еллар, хәтта гасырлар үткәч кенә төзелгән елъязмалар, кагыйдә буларак, сәяси-идеологик характерга ия, шуңа күрә тарихчыларның бу әсәрләргә карата скептик карашта булуы – иң мөһим таләпләрнең берсе. Бу – фундаменталь һәм аеруча мөһим таләп икәнен дә искәртәбез. Совет чорында Алтын Урда һәм аннан чыккан төрки ханлыклар тарихын православ чиркәве елъязмалары нигезендә өйрәнүләре билгеле. Әмма бу вакыйгалардан соң, чиркәү елъязмачыларының шуны сурәтләгән язмалары барлыкка килгәнче, 100-200 ел вакыт үткәнлеге ачык факт булып кала бирә. Моннан тыш, Л.Гумилевның «халык тарихын аның дошманнары позициясеннән генә өйрәнү дөрес түгел» дигән сүзләрен дә һәрчак истә тотарга тиешбез.

Һичшиксез, совет чоры шаблон һәм стереотипларыннан арынырга вакыт. Гомуми концептуаль темаларга өстенлек биреп, булган карашларны иләктән үткәрергә, идеологик «яры, көрпә һәм кавык»тан арындырып, чистартуга ирешергә кирәк. Ләкин бер идеологик концепцияне икенчесенә алыштыру булмасын, объективлык принцибын саклау зарур.

Димәк, без нәрсә беләбез? Мисалга бердәнбер фактны китерәм: Азәрбайҗанда әле һаман да дөньякүләм билгеле Алтын Урда дәүләте һәм аннан үсеп чыккан ханлыклар турында күләмле тарихи материал юк. Төрки республиканың мөстәкыйльлеге турында 30нчы елларда ниндидер бер публицист очерклар язарга мәҗбүр була! Ә бит Алтын Урда һәм аның таралуы аркасында барлыкка килгән төрки ханлыклар тарихы гомумтөрки историографиядә (тарихи белем үсешен һәм тарихи чыганакларны өйрәнә торган фән) шундук берничә аспектта гаять актуаль тема булып тора.

Алтын Урдага багышланган тикшерүләрдә монгол элементын алга чыгару бәрабәренә төркилек озак вакытлар аңлы рәвештә артка чигерелеп киленде. Әмма бу бөек дәүләт, килеп чыгышы ягыннан катнаш характерда булса да, үз тарихының соңгы чорларында тулы канлы төрки дәүләткә әверелә. Аннан үсеп чыккан яшь ханлыклар исә, һичшиксез, чиста төрки-мөселман дәүләтләр. Бу ханлыкларның тарихын һәм үзара мөнәсәбәтләрен өйрәнми торып, без XIII-XVIII гасырларда төрки географиядә булган хәлиткеч вакыйгаларның чын асылын аңлый алмаячакбыз.

Алтын Урдадан бүленеп чыккан ханлыкларның җимерелүе – бөтен төрки дөньясы язмышында тирән эз калдырган борылыш моменты. Бу – күпгасырлык колониаль сәясәтнең төрки халыкларга карата даими рәвештә алып барылган башлангыч һәм үзәк темалары. Әстерхан һәм Казан ханлыкларын оккупациядән коткаруның күрше һәм кардәш ханлыклар тышкы сәясәтендә озак вакытлар өстенлекле юнәлеш булып калуы очраклы түгел. Әстерханны яулап алганнан соң, патша хакимиятенең һаман үҗәтләнеп Кавказга үтеп керү максаты Госманлы дәүләтен актив рәвештә кысылырга мәҗбүр итә. 1569 елгы атаклы Әстерхан походы – Госманлы дәүләтенең азат итү миссиясенең ачык мисалы. Дон һәм Идел елгалары арасында канал салу һәм Каспий диңгезен Кара диңгез белән кушуда баш вәзир, полководчы Сокуллу Мәхмүт-пашаның төп максаты Түбән Идел бассейныннан русларны куып җибәрү, һәм шулай итеп, Төньяк Кавказның куркынычсызлыгын тәэмин итү була. Мәүмүт паша, шулай ук, Сефевидлар хакимяте белән сугышта дошманының тылына һөҗүм ясау, Госманлы дәүләте һәм аның белән союздаш булган Төркестан ханлыклары белән ике арада элемтә урнаштыру максатларын да күз алдында тота. Күргәнебезчә, саналган бу факторлар гомумтөрки тарихта мөһим эпизодлар булып тора һәм үзара тыгыз бәйләнештә өйрәнелергә тиеш. Аларны бер-берләреннән аеру һәм индивидуаль рәвештә өйрәнү – үзеңне алдан ук уңышсызлыкка дучар итү ул. Зур кызыксыну тудырган сорауларның берсе – Алтын Урда җирләре өчен көрәшнең хәтта XVIII гасырда да булуы. Бөек полководчы Надир-шах Афшарның, Дагыстанны тәмам буйсындыргач, 1742 елда Әстерханга поход белән барырга җыенганлыгы билгеле.

Без үзебезне историограф дип түгел, гап-гади публицист дип саныйбыз һәм үзебезнең аларның «җирендә» хәбәрдар булмавыбыз һәм наданлыгыбызны алдан ук таныйбыз. Без төрки халыкларны «культуралы басып алу» темасын сәяси оккупациягә карашны тоташ үзгәртүче буларак өйрәнергә; көчләү процессларына хас үзенчәлекләрне (христианлаштыру, руслаштыру, читләштерү, халыкларны күчерү сәясәте һ.б.) ачыкларга, аларның сәбәпләрен һәм нәтиҗәләрен анализларга омтылабыз. Бу тема сәяси басып алу белән аерылгысыз бәйләнгән, шуңа күрә без тарихи вакыйгалар барышын тирәннән белергә тиешбез. Әмма басып алу процессларын өйрәнгәндә, беренче караштан ук, җәмгыять тәртибендә мөһим регулятор булып торган хакимиятнең төрки этикеты, тел, шәригать нормаларының вакыйгаларга тәэсире һәм роле турындагы әһәмиятле сорауларның читтә калганын күрәбез.

Хәер, торе (борынгы законнарның төрки җыентыгы), яса (Чыңгызхан законнары, санкцияләре, тыюлары), дини нормалар, ышанулар, гореф-гадәтләр һәм йолаларның иҗтимагый мөнәсәбәтләргә, шул исәптән массакүләм каршылык хәрәкәтләренә юнәлеш бирүче һәм стимуллаштыручы йогынты ясавы бәхәссез.

Басып алу феномены үзе дә тиешле дәрәҗәдә өйрәнелмәгән. Билгеле, оккупация иң гуманлы чагылышында да көчләү акты булып кала, һәм бу көч куллану – территория һәм халык өстеннән контрольнең басып алучылар кулына күчүе; идарә итү, законлылык, социаль иерархия стиле һәм мөнәсәбәтләрнең тотрыклы системасы үзгәрү белән генә чикләнми. Ул социаль эшчәнлекнең тирән катламнарына үтеп керергә, чикләрне киңәйтергә, иҗтимагый һәм шәхси тормышта, көнкүрештә, хисләр, уйлар һәм кешеләрнең ышануларында өстенлек итәргә омтыла.

Ә каршы як үз-үзен саклау инстинктын хәрәкәткә китерә һәм, мәдәни-әхлакый механизмнарны туплап, көчле каршылык күрсәтә башлый (җәмгыятьне «үзеңнеке»нә һәм «чит»ләргә бүлү; дини таләпләргә туры китереп дөньяви гадәтләрне изгеләштерү һәм радикальләштерү; гаилә һәм көнкүрешнең тышкы дөньядан ябылуы; иҗтимагый процесслардан аңлы рәвештә үз-үзеңне изоляцияләү һ.б.).

Озакка сузылган (кайвакыт гасырлар буена) шәхси һәм төркемнәрдәге бу яшерен каршылык, объектив һәм субъектив сәбәпләр белән хәрби-сәяси мөнәсәбәттә тормышка ашырыла алмаса да, иҗтимагый тормышның тирән катламнарына үтеп кергән өметсезлек аша әхлакый таркалуга китерүче көч йөртә үзендә.

Кыскасы, сәяси, икътисадый, хәрби, дини-мәдәни басып алу кол хәлендәге җәмгыятьне җиңеп булмаслык каршылыклар халәтенә кертә. Компромиссызлык, нигилизм, яраксызлык комплексыннан туган тискәре эмоцияләр, тирән депрессив кәеф – мондый җәмгыятьне характерлаучы төп социо-психологик үзенчәлекләрнең тулы булмаган составы.

Тарихны күчереп язарга түгел, кабаттан укып чыгарга кирәк

Тарих белеменең киң массалардан читләшеп, «үзе өчен» генә булып калу сәбәпләренең берсе дип, академик һәм популяр тарихларның һаман да бүленмәвен саныйбыз. Үз эшләрен «ваклык»ларны артык төгәлләштерүгә, үзләре һәм хезмәттәшләре өчен генә язган кебек артык конкретлаштыруга юнәлдергән гади «тарихчылар» бар. Ягъни, үзләре яздылар һәм үзләре үк укып та чыктылар. Ә тарихны популярлаштыру өчен, булган чыганаклардан файдаланып, тарихның «хәрефен» түгел, ә асылын өйрәнергә кирәк. Һәм, әлбәттә инде, гадиләштереп, укучыларга җиткерү.

Чынлыкта, тарихчылар һәм без – тарихи темаларга язучы публицистлар – бер үк эш башкарабыз. Барыбыз да фактлар белән эшлибез. Ләкин һәркем – үз жанры законнары буенча. Мәсәлән, гади укучыны төрле төрки дәүләтләрдә һәм төрле вакыт аралыгында кабатлана торган охшаш, бер үк төрле диярлек күренешләрнең сәбәпләре ныграк кызыксындыра. Андый вакыйгалар һәм күренешләр күп, һәм алар барысы да кайчандыр уртак булган төрки-мөселман мәдәнияте закончалыкларын чагылдыра. Бер рәттәге төрле вакыйгалар төрлечә аңлатылганда, укучы беркемгә дә – тарихчыга да, публицистка да ышанмый.

Тарих ул – вакыйгалар арасында сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен ачу һәм эзлеклелекне табу. Буыннарның рухи-этик күчемлелеге закончалык кына түгел, тарихны хәрәкәткә китерүче төп көч тә. Бу көчне күрмәмешкә салышырга ярамый. Публицист (шулай ук, тарихчы да) һәрвакыт сайланган материал белән эшли: бар фактлар белән берьюлы эшләү мөмкин түгел. Ләкин беркайчан да икенче-өченче дәрәҗәдәге вакыйгаларның әһәмиятен арттырып, мөһимрәкләрен күздән ычкындырырга ярамый. Факт һәм композицияләр муллыгы очрагында, фәнни-популяр әсәрләрдә вакыйгалар композициясе нәтиҗә өчен ышанычлы нигез бирә торган эзлеклелектә төзелергә, ышандырырлык булырга һәм, шуңа бәйле рәвештә, чынбарлыкны чагылдырырга тиеш. Һәр вакыйга, алдагысының дәвамы буларак, үз-үзен аклардай булырга, органик тулылыкка, процессларның бөтенлегенә зыян китермәскә тиеш. Кайвакыт һәркемгә яхшы билгеле, ләкин системаның эчке диалектикасына, сәбәп-нәтиҗә кысаларына туры килми торган фактларны төшереп калдыру кирәк. Яки киресенчә, ниндидер сәбәпләр аркасында арткы планга күчерелгән, ул хакта күпләр дәшми калуны өстен күргән фактларны алгы позициягә чыгарырга кирәк. Безнең фикеребезчә, Азәрбайҗан тарихы белән тыгыз бәйләнгән бер фактны ачыклау һәм күрсәтү дә җитә.

Югарыда әйтелгәнчә, Әстерханны алганнан соң, патша хөкүмәте Кавказга юл ала, һәм Сунжа елгасы Терекка коя торган урында Тарка дип аталган ныгытма төзелә (1567). Госманлы дәүләтенең Әстерханга походында бу ныгытма җимерелүгә карамастан, Иван IVнең Каспий буе территорияләре белән кызыксынуы кимеми. Россиянең Казан һәм Әстерхан җирләрен басып алуын куәт-көч билгесе дип санаган Сефевидлар дәүләте бу кызыксынуны госманлыларга каршы көрәштә үз файдасына юнәлтергә тырыша. Шах Тахмасиб I рус патшасын союздаш дип таный, госман-сефевид сугышында төньяктан – Дагыстан һәм Дербент аша Азәрбайҗан җирләренә даими бәреп керүче Кырым татарларына комачаулый алыр иде дип саный. 1553 елда (Казанны алу тулысынча тәмамланмаган әле!) ул Мәскәүгә үзенең илчесе Сәет Хөсәенне сөйләшүләр өчен җибәрә. 1561 елда Иван IV сараенда тагын бер сефевид илчелеге булуы да билгеле.

1569 елда Сәлим солтан гаскәрләре Әстерханга бәреп кергәч, Тахмасиб I янә илчесен җибәрә һәм патшага союз тәкъдим итә, ә Иван IV Казвин шәһәренә сарай түрәсе Алексей Хозников җитәкчелегендә җавап илчелеген җибәрә. Күп кенә чыганакларда, «яхшы ният» чагылышы буларак, Хозниковның сефевидлар сараена 100 пушка һәм 500 винтовка алып килгәнлеге хәбәр ителә. Сөйләшүләрдә госманлыларга каршы бердәм фронт ачу турында фикер алышканлыклары – исбатланган факт. Бу чорда Якын һәм Урта Көнчыгыш базарларына омтылган һәм Тахмасиб I белән сәүдә элемтәләрен ныгытуга аерым игътибар биргән Иван IV Сефевид – Госманлы каршылыгын тагын да ныграк котырта, шулай итеп, ике мөселман дәүләтен дә зәгыйфьләндерә, аларның үзара дошманлыгыннан файдалана һәм, әкренләп, Каспийга таба хәрәкәт итә. Нәкъ менә шуңа күрә 1578 елда Госманлы дәүләтен Кавказга күчерү уе, чынбарлыкта, Россиянең Каспий диңгезе төбәгенә походларына юл куймау максатыннан булган, дигән фикергә җитди нигезе бар. 1580 елда Тарка (Терек) ныгытмасын торгызу, яңа ныгытмалар төзү һәм якын-тирә территорияләрдә казаклар урнаштыру, ә 1587 елда Картли-Кахетияне Россия канаты астына кабул итү рус патшасының тәвәккәллеген күрсәтә. Госманлы дәүләте бу киңәюләргә төрле юллар белән каршы торырга тырыша. 1590 елда Сараб шәһәрендә Сефевидлар белән имзаланган тынычлык килешүе бу версияне раслый. Төркия тарихчысы Наима сүзләренә караганда, Госманлы сараеның катгый таләбе буенча, бу килешүгә Сефевидлар ягы рус ныгытмасы Тарканы җимерү турында солтан указын тормышка ашыруда комачауламаска тиеш, дигән шарт кертелә.

Шуны да танырга кирәк: Сефевидлар тарихы, шул исәптән Россия – Сефевидлар мөнәсәбәтләре үсеше, Азәрбайҗан тарихында һәрьяклап өйрәнелгән мәсьәлә. Ләкин Азәрбайҗан – Россия мөнәсәбәтләре турында узган гасырның 60нчы елларында ук Әхмәт Хөсәеновның эшендә чагылыш тапкан, әмма соңрак тарихчылар аны игътибарсыз калдырган яки өстән-өстән генә шәрехләгән бер факт бар. Гәрчә ул патша хакимиятенең Кавказ сәясәтен дөрес бәяләү, аның үсеш этапларын билгеләү һәм ачыклау ягыннан гаҗәеп әһәмияткә ия.

Без бу факт белән беренче тапкыр төрек тарихчысы Җихат Айдогмушоглуның Сефевидлар тарихына багышланган хезмәтендә очраштык. Ул болай дип яза: «Шах Аббас хакимияткә килгәннән соң, озак та үтмәстән, Иранга рус илчесе Васильчиков җибәрелә, ул 1589 елның 9 апрелендә патша сараенда кабул ителә. Ул шахка бүләкләр һәм патшадан хат алып килә. Хатта рус патшасы ике ил арасындагы дуслыкны ныгыту өчен аңа моңа кадәр шах Мөхәммәд Ходабәндә тарафыннан вәгъдә ителгән Дербент һәм Бакуны сорый. Шах Аббас ике илнең дуслыгы хакына бу ике шәһәрнең рус патшасына бүләк ителәчәген әйтә. Баку һәм Дербент ул вакытта госманлылар кулында була. Шах Аббас, рус илчесенә үз иленә кайтырга рөхсәт биреп, аның белән бергә үз илчеләре Хаҗи бәй һәм Будаг бәкне җибәрә. Бу делегация 1590 елның маенда Кремльдә кабул ителә. Шах Аббас хатында, ике дәүләткә дә Госманлы дәүләте аркасында өзелгән элемтәләрне торгызырга, үзара дуслыкка нигезләнгән мөнәсәбәтләрне җайга салырга кирәк, дип яза һәм Баку һәм Дербентны үзенең «патша кардәшенә» бүләк итүен билгеләп үтә.

Һади һәм Будаг бәйләрнең илчелек миссиясе турында Азәрбайҗан тарихчылары да сөйлиләр. Низами Сөләйманов сефевидлар турындагы китабында, Шах Аббас аларга Россия белән хәрби союз турындагы сорауны яңадан күтәрергә куша һәм илчеләр патшадан хәрби ярдәм сорыйлар, ләкин уңышка ирешә алмыйлар, дип яза. Ләкин, автор Баку һәм Дербент турында искә алмый. 1994 елда вузлар өчен дәреслек сыйфатында бастырылган «Азәрбайҗан тарихы (борынгы заманнардан XX гасырга кадәр)» китабында болай диелә: «XVI гасырның соңгы чирегендә Сефевид дәүләте өчен дә халыкара хәл начар якка үзгәрде... Бары тик төньяк күрше – Россия белән генә мөнәсәбәтләр җайга салынды. Әмма Баку һәм Дербентны тапшыру хисабына госманлыларга каршы руслар белән союзга керү тәкъдиме нәтиҗәсез калды». Бер яктан, «нәтиҗәсез калды» дигән гыйбарә урынсыз яңгырый, ә икенче яктан, дәреслек авторлары Баку һәм Дербентны русларга бирү тәкъдиме турында дәшмиләр, ягъни дөреслекне әйтеп бетермиләр.

Шунысы кызык, Мөхәммәд Ходабәндә ягыннан (1578-1587) Баку һәм Дербентка ташлама ясавы турындагы мәсьәлә рус тарихчылары тарафыннан җентекләп шәрехләнгән. Аерым алганда, Тимур Кораев үзенең Сефевид – Россия мөнәсәбәтләре турындагы күләмле мәкаләсендә әлеге мәсьәләне төгәлрәк һәм тулысынча аңлатып бирә. Шах Ходабәндә һәм патша Федор Иванович Госманлы дәүләтенә каршы бергәләп каршы чыгарга карар кыла, Каспий буе җирләре Госманлылардан тартып алынганнан соң, Россиягә Баку белән Дербентны тапшыру турында килешәләр. Ә 1588 елда патша Федор, сөйләшүләрне тәмамлар өчен, Казвин шәһәренә Г.В. Васильчиковны җибәрә. Бу вакытта Мөхәммәт Ходабәндә бәреп төшерелә, тәхеткә аның улы Шах Аббас I (1587-1629) күтәрелә. Җ.Айдогмушоглу һәм Т.Кораев та аның Г.Васильчиков белән очрашуы турында бер үк фактларны яза, әмма икенче автор рус патшасының Ширван өлкәсенә дә дәгъва кылуын һәм илченең «яшь шах»ка Баку һәм Дербент белән бергә Шемахны да «бүләк итү» таләбен куюын билгеләп үтә.

Шах Аббас I 1592 елда Мәскәүгә Гаджи Искәндәр җитәкчелегендә, ә 1593 елда Гаджи Мөхәммәд җитәкчелегендә делегацияләр җибәрә. Ике делегация дә корал һәм хәрби җиһазлар белән тәэмин итүләренә ирешергә омтыла. Ә рус патшалары Федор Иванович һәм Борис Годунов 1593, 1595 һәм 1598 елларда илчеләрен «сәүдә максатлары белән» җибәрәләр. Н.Сөләйманов бу миссияләрне тасвирлаганда, Каспий буе территорияләре турындагы мәсьәләгә XVII гасыр башы турында сөйләгәндә генә игътибар итә: «Шах Аббас I, 1603 елның августында Мәскәүгә үз илчесе Лачын бәкне җибәрде, Россиядән Госманлы дәүләте белән башланган сугышта хәрби ярдәм сорады. Ә Борис Годунов, Сефевидлар сараена Ярославскийны җибәреп, Шах Аббас I госманлыларга каршы сугыш башласа, Россия алар белән тынычлык килешүе төзмәячәк, дигән вәгъдәне үз өстенә алды. Патша, җирле феодалларның Госманлыларга ярдәменә комачаулар өчен, Дагыстанга гаскәр җибәрү белән канәгатьләнә. Шулай итеп, Мәскәү Сефевидлардан Дербент, Баку һәм Шемаха шәһәрләрен алырга ниятли». Димәк, тарихчының фикерләре турыдан-туры булмаса да (һәм күпмедер «соңга калу» белән) Җ.Айдогмушоглу һәм Т.Кораев ачыклаган фактларны тулыландыралар.

Хәзер фактны аңлатуга күчик.

Барыннан да элек, Баку һәм Дербентны басып алу идеясе Россия тышкы сәясәтенә Петр I (1682-1725) тарафыннан кертелгән, дигән раслау хаталы (шактый киң таралган булса да) булып чыга. XVI гасыр азагында шах Мөхәммәт Ходабәндә Дербент һәм Бакуны Иван IVкә тапшырырга вәгъдә итә, бу мәсьәлә 1589-1590 елларда актуальлек ала һәм шуннан соң үз әһәмиятен югалтмый. Башкача әйткәндә, «Кавказ мәсьәләсе» Россиянең стратегик планлаштыруында Казан һәм Әстерхан ханлыкларын басып алу белән бер вектор өстендә каралырга тиеш.

Икенчедән, Россиянең Әстерханны алу белән үк (яки хәтта параллель рәвештә) Кавказ юнәлешендә хәрәкәт итә башлавы, шулай ук, Каспий буе территорияләрен яулап алу идеясенең Иван IV чорында яки аннан алдарак барлыкка килүен күрсәтә. Әстерхан белән бергә Кавказ ачкычларын яулап алгач, патша хакимияте, Сефевид – Госманлы каршылыгын оста кулланып, бу юнәлештә тайпылуларсыз алга хәрәкәт итә һәм XIX гасыр башында бөтен Кавказга, шул исәптән Азәрбайҗанга да үзенең властен җәелдерә.

Мәскәү Русе белән дипломатик һәм сәүдә мөнәсәбәтләре әле Ширваншах, Аккоюнлы һәм Каракоюнлы заманнарыннан ук, 1465, 1475, 1499 елларда ук урнаша, дип саный тарихчылар. Шулай ук, төбәктә диңгез һәм коры юл сәүдәсе киң таралганлыгы да билгеле. М.Альтман язганча, XV гасырның икенче яртысыннан Ширван сәүдәгәрләре, рәсми дипломатик йомыш белән, еш кына «Зур Мәскәү сарае кунаклары булганнар». Башка тикшерүчеләр мөнәсәбәтләрнең интенсивлыгын да искәртә: «Иван IIIнең Баку, Дербент һәм Шемаха шәһәрләре турында мәгълүматлары бар иде». Яки: «Аккоюнлы хакимнәре Россия дәүләте белән элемтәләрне сакларга тырыша. Аккоюнлы сараена рус дәүләте илчеләре килә иде». 1475 елны Иван IIIнең Озын Гасан (Аккоюнлы) сараена үз вәкилен җибәрүе, ә 1499 елның язында Фәррух Яссәр (ширваншах) оныгы Мәхмүтнең үз вәкиле Шәхәбәдне Иван III сараена җибәрүе төгәл билгеле. Бер сүз белән әйткәндә, инде XV гасырда ук Мәскәү сараенда Азәрбайҗан турында бик яхшы белгәннәр.

Мәскәүлеләр белән якынаю тенденциясенә килгәндә, заманча рус историографиясендә, аның башы дип, 1548 елда Солтан Сөләйман Великолепныйның Кавказга походын атыйлар. Госманлылар белән көрәштә Сефевид шахларының нәкъ шул елны Россия хәрби көчен файдалану турында хыяллана башлаулары ассызыклана. Мөгаен, нәкъ шул чорда Мәскәү Русе Кавказны «күзли башлагандыр». Әгәр дә Россиянең Кавказ сәясәтенә «очлы ташлары» XVI гасыр уртасында ук салынган булуын, алай гына да түгел, Казанны яулап алганнан соң түгел, ә иртәрәк, дип гөманласак, безнең карашка, ялгышмабыздыр. Россияне Кавказга этәрүдә сефевидларның юл куймаучан һәм үзгәрми торган антигосманлы сәясәте коткы салучы, стимуллаштыручы һәм хәтта катализатор ролен уйный, дигән нәтиҗәгә нигез бирә безгә фактлар. Нәкъ менә алар русларны Кавказга җиңел килә алулары өчен мөһим сәяси алиби тәэмин итәләр. Ахыр чиктә бу төрки мәдәни ареалда моңарчы күрелмәгән үзгәрешләргә китерә.

Патша Россиясенең XVII гасырда сефевидлар белән союздаш мөнәсәбәтләргә сылтап, Кавказга экспансия эшчәнлегенә күчүе хәтта гади күзгә дә күренә. 1602 елда Сефевид илчеләре Госманлыларга каршы Мәскәү белән хәрби союз турында килешү төзиләр. Күпмедер вакыт сер итеп сакланган бу документ буенча, патша гаскәрләре Дербенттагы госманлы гарнизонына Тарки шамхале территориясеннән басып керергә тиеш булалар. 1604 елда гаскәр башлыгы И.М. Бутурлин үзенә буйсынган отрядлар белән шамхаль территориясенә керә, шунда 3 ныгытма төзелешен башлый. Бу вакытта госманлылар позициясендә нык торучы Тарка шамхалы Кырым ханлыгыннан хәрби яклау алып, бу ныгытмаларны җимерә, И.Бутурлинны үз җирләреннән куып чыгара. Шуңа да кармастан, 1767 елда төрекләрнең чираттагы походы вакытында Шах Аббас I рус патшасына кабат Төньяк Кавказ юлын контрольгә алуын һәм Госманлы – Кырым көчләренең һөҗүмен булдырмый калуны сорап мөрәҗәгать итә.

Игътибар беләнрәк караганда, Сефевидлар һәм Россия арасындагы союздаш мөнәсәбәтләрнең ярыйсы ук тотрыксыз, бернәрсәгә нигезләнмәгән һәм шартлы характерда булуын, беркайчан да диярлек ныклы геополитик әһәмияткә ия булмавын күрергә мөмкин. Госманлы – Сефевидлар сугышы контекстында, кирәге чыкканда – килеп чыгып һәм, кирәк булмаганда, лояль сәүдә мөнәсәбәтләренә трансформацияләнүче бу хәрби-сәяси союз ике як тарафыннан да вакытлы партнерлык дип каралган. Чынлыкта исә сефевидларның Кавказда төп көндәше Госманлы дәүләте түгел, ә бәлки Россия империясе була, ә Госманлыларның Касри-Ширин тынычлык килешүенә кул куюы белән исә (1639) бу көндәшлек аерымачык төс ала. Шах Аббас II (1642-1666) ханлыгы чорында Җаек һәм Дон казакларының туктаусыз һөҗүмнәре аркасында мәнфәгатьләр бәрелеше ачыктан-ачык каршылык стадиясенә күчә. Бу вакытта инде патша Алексей Михайлович (1645-1676) боерыгы буенча Терек елгасында һәм Дербент тирәсендә кабаттан ныгытмалар төзү омтылышы башлана.

XVII гасыр башында Россиянең Кавказдагы төп таянычы булган Тарка ныгытмасы патша наместнигы яшәгән шәһәрчеккә әверелә, монда 2000 солдаттан торган даими гарнизон урнаштырыла, шулай ук, бирегә шактый санда рус, әрмән һәм кабардин гаиләләре күчерелә. 1635-1645 елларда Терекның уң як ярындагы Сунжен крепосте ныгытыла һәм административ үзәк шунда күчерелә. Рус гражданлыгын кабул иткән кабардинлылар (алар белән кенәз Муцал Черкасский, Илдар морза һәм башкалар командалык иткән) Сунжи тирәсенә урнашалар. Шул ук елларда кахетин хакиме Теймураз, Сефевидларга каршы көрәштә патшаның ярдәмен сорап, Гейста (гейсада) ныгытма төзүне сорый. Бу ныгытма черкесларның Сефевидлар белән элемтәләрен өзәргә һәм Россиядән Грузиягә ярдәм җибәрүне җиңеләйтергә тиеш була. Теймураз белән Алексей Михайловичның якынаюы Грузиянең Кавказга карата оккупация планнарын ачып бирә.

Урыс гаскәрләренең төньяк чикләрдә көчәюеннән, казакларның һөҗүменнән куркып, Шах Аббас II өлкә башлыкларына хәрби төзелешләрне ныгыту, яңа каравыл пунктлары урнаштыру һәм бу урыннарга укчылар китерү турында фәрман бирә. 1650 елда Кубань казаклары Ширван һәм Дагыстан сәүдәгәрләре кәрванын басып ала һәм товарларын талый. Ширван бәге Хөсрәү хан йөкләренә дә талау һөҗүме ясала. Хан Әстерхан сардарын (наместнигын) казакларга ярдәм итүдә гаепләп, компенсация таләп итә.

«Әгәр кирәк булса, Тарки белән Әстерханны җир белән тигезлим. Шах бу хакта белә, әгәр бу хәл тагын да кабатланса, без тиешле чаралар күрәчәкбез», – дип яза ул.Чынлыкта Шах Аббас IIне казакларның талау һөҗүмнәренә караганда Сунжа крепостеның ныгытылуы һәм рус гаскәрләренең шунда урнашуы ныграк борчый. Бирегә Дарьял ашуын контрольгә алу максатыннан килеп урнашкан кабардин отрядлары якында яшәүче Сефевид гаскәрләренә еш кына һөҗүм итә, аларны куркуда тота, аларны бу пункттан куып чыгару максатын куялар. Шуңа күрә, килеп чыккан хәлдән файдаланып, ул Хөсрәү ханга Терек һәм Сунжа елгалары буендагы урыс ныгытмаларын җимерергә боерык җибәрә. 1653 елда Азәрбайҗан һәм Дагыстан хәкимнәренең берләшкән гаскәрләре Сунжа һәм Дербент астындагы берничә кечкенә ныгытманы җимерә, ләкин Шах Аббас II, Россия белән мөнәсәбәтләрне бозмас өчен, Терек елгасындагы ныгытмаларга кагылмаска куша.

Шулай итеп, Мөхәммәт Ходабәндәнең Дербент һәм Бакуны «патша кардәшенә» бүләк итәргә вәгъдә бирү факты аңа кадәр һәм иртәрәк булган хәлиткеч вакыйгаларның бөтен спектрына ачыклык кертә. Бу ачыклык Казан белән Әстерханны басып алу һәм «Кавказ сәясәте» арасындагы өзлексез бәйләнешне исбатлый, киңәя барып, Нугай Урдасы һәм Кырым ханлыгы өчен дәвам иткән туктаусыз көрәшне дә үз эченә ала. Әлеге фактка бәйле вакыйгаларны тасвирлау һәм интерпретацияләү (мондый фактлар аз түгел) тарихыбызның йомшак урыннары турында тирән уйланырга мөмкинлек бирә. Мәсьәлә тарихның ничек язылуында түгел, ә ничек «укылуында» икән, ләбаса. Тарихны чиктән тыш идеологик кысаларда интерпретацияләү билгеле вакыйгаларның үз вакытында дөрес «укылмавына», хаталы аңлатылуына, ә дәреслекләргә нормага китерелгән шаблон кертелүенә, пропаганда юнәлешендәге текстларның кешеләр баш миенә бик нык сеңдерүенә китерә.

Очерклар циклында Госманлы һәм Сефевид дәүләтләре тарихларының тыгыз бәйләнешенә аеруча игътибар бирелә һәм барлык вакыйгалар да гомумтөрки контекстта яктыртыла. Казан ханлыгыннан башлап, Азәрбайҗан һәм Урта Азия ханлыкларын басып алу процесслары төркиләргә каршы патша тарафыннан максатчан рәвештә үткәрелгән бер үк линиянең төрле векторлары буларак анализлана. Үткәнебезгә мондый үзенчәлекле караш төрки халыкларның мәдәни бердәмлеге турында сүзләрнең гади сүзләр түгел, ә тарихи нык фундаментка нигезләнүен исбатлый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100