Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Җәзаңны бу дөньяда биреп куй» – үзебезгә авырлык теләп дога кылырга ярыймы?

news_top_970_100
«Җәзаңны бу дөньяда биреп куй» – үзебезгә авырлык теләп дога кылырга ярыймы?
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Тимергали хәзрәт Юлдашев телеграм-каналында үзебезгә авырлык теләп дога кылырга ярыймы икәнен аңлата.

«Әнәс радыяллаһу ганһедән болай дип риваять кылына: «Расүлуллаһ салләллаһу галәйһи вә сәлләм бик хәлсезләнгән бер авыру кешенең хәлен белергә барды һәм аннан:

– Аллаһка берәр нәрсә өчен дога кыла идеңме яки Аннан берәр нәрсә сорый идеңме? – дип сорады.

Авыру кеше:

– Әйе, Аллаһым, миңа Ахирәттә бирәчәк җәзаңны бу дөньяда алдан биреп куй, дип дога кыла идем, – дип җавап бирде.

Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм:

– Сөбханәллаһ! Синең моңа көчең җитмәс. Менә болай дога кылсаң, ярамас идеме: «Аллаһым! Безгә дөньялыкта да игелек бир, Ахирәттә дә игелек бир һәм безне җәһәннәм газабыннан сакла!» – диде.

Шуннан соң авыру бәндә шул доганы укый һәм шифа таба» (имамнар Мөслим, Әт-Тирмизи хәдисләр җыентыгында килә).

Бу дога без һәрдаим кыла, намазларыбызда да укый торган «Раббәнә» догасы, кардәшләрем! Ул Коръәни Кәримнең Әл-Бәкара / Сыер сүрәсенең, 2:201 аятендә килә.

Бу дога болай яңгырый: رَبَّنَا آتِنَا فِى الدُّنْيَا حَسَنَةً وَفِى الْآخِرَةِ حَسَنَةً وَقِنَا عَذَابَ النَّارِ الرَّاحِمِينَ

Укылышы: Раббәнәә әәтинәә фид-дүнйәә хәсәнәтән вә фил-әәхырати хәсәнәтән вә кыйнәә газ‌әәбән-нәәр («з» хәрефе сакау итеп укыла).

Мәгънәсе: «Аллаһым! Безгә дөньяда һәм Ахирәттә яхшылык бир һәм безне җәһәннәм газабыннан сакла».

Һәркемгә дә бәрәкәтле, имин, догалы көннәр теләп калам!» дип яза хәзрәт.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100