Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Азан догасы

news_top_970_100
Азан догасы
"Татар-информ" архивы

Мөәзин (азан әйтүче кеше) азан әйтә башлау белән, эштән туктап, азанны тыңлап тору тиешле, һәрбер сүзен мөәзин артыннан кабатлап барсак, тагын да хәерлерәк һәм саваплырак булыр.

Ул: «Хәййә галәс-саләһ. Хәййә галәс-саләһ. Хәййә галәл-фәләх. Хәййә галәл-фәләх» дигәннән соң, аның артыннан кабатлап баручы кеше, һәрбер җөмләдән соң: «Лә хәүлә үә лә куүәтә иллә билләһ», – дип әйтергә тиеш.

Калган сүзләре ничек бар шулай кабатлана. Ә азан әйтелеп беткәч, менә шушы доганы укып куярга кирәк:

Аллаһүммә раббә һәҙиһид-дәгьүәтит-тәммәһ, үәс-саләтил-ка‘имәһ, әти Мүхәммәдәнил-үәсиләтә үәл-фәдыйләһ, үәбгаҫһү мәкамәм-мәхмүдәнилләҙи үәгадтәһ, иннәкә лә тухлифүл-мигад.

«Бу мөкәммәл чакыруның һәм торгызыласы намазның Раббысы булган Аллаһ! Мөхәммәдкә бөек һәм югары дәрәҗә бир һәм аны Үзең вәгъдә иткән мактаулы урынга җибәр! Хакыйкатьтә, Син вәгъдәңне бозмыйсың!» (Бохари риваяте)

Азан белән камәт арасында дога кабул була, шуңа күрә дә бу вакыт дога кылу өчен бик кулай.

«Каләм» нәшрияты җыентыгыннан 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100