Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Азамат кебек коданы югалту шулкадәр авыр...» – Югары Сәеттә хәрби белән хушлаштылар

news_top_970_100
«Азамат кебек коданы югалту шулкадәр авыр...» – Югары Сәеттә хәрби белән хушлаштылар
Фото: Кушнаренко район башлыгы һәм "Авангард" газетасы сайтыннан

Кушнаренко районы Югары Сәет авылында Украинада махсус операция вакытында һәлак булган Азамат Гайматов белән хушлаштылар, дип яза авылның мәдәният йорты.

«Бу югалтуны берни белән дә кайтарып булмый. Ин мөһиме – аның турында хәтер мәңгелек булыр. Азамат Гайматовны югалту – безнең өчен зур кайгы. Ин яхшы егетләр һәләк була. Чөнки алар кемнеңдер артына яшеренмиләр. Азамат кодам, син – безнең өчен чын герой. Азамат кебек коданы югалту шулкадәр авыр. Ул һәрвакыт кешеләргә, дусларына, безгә карата бик ярдәмчел булды. Аны барысы да хөрмәт итте. Авыр туфрагың җиңел булсын, апаем, тыныч йокла. Газим кода белән Рита кодачага түземлек, сабырлык бирсен Ходай.

Көз китә дә кошлар, язын кайта,

Кайта да ул кора оясын.

Нигә Ходай китүләрсез генә

Яратмады икән дөньясын!

Еракларга сәфәр чыгып киткән

Якыныңны көтеп аласың.

Әллә нигә төрле китүләр, әй,

Көтә икән адәм баласын.

Салкын гүре тартып ала аны,

Чаралар юк алып калырлык!

Кыш килгәндә үксеп калганнарга

Бирсен берүк Ходай сабырлык!

Тыныч йокла, кодам, син – чын герой» –

дип язган мәдәният йортыннан кодасы Илдар Хәбирьянов.

«Авангард» газетасы хушлашу мәрасиме турында яза.

Азамат Гайматов Рита Флюровна һәм Газим Тимергали улы Гайматовларның бердәнбер уллары булган. Мәктәптә укыганда ук тәртипле, хезмәт яратучан икәнен күрсәткән. «Дус гаиләдә улларын тәрбияләүгә зур игътибар бирелгән. Азамат мәктәп чараларында актив катнашкан, хоккей уйнаган», – дип яза сайт. Укып бетергәч, ирләр һөнәрен сайлаган – Уфада төзүче, тимер-бетон конструкцияләр монтажлаучы булырга укыган.

Укыгач, Уфа ипи берләшмәсендә, «БашАльянсСтрой» ширкәтендә эшләгән, хезмәт яратучан кеше буларак, аны югары бәяләгәннәр.

Махсус операция башланып, ярты ел узгач, 2022 елның көзендә контракт төзеп китә.

Район башлыгы Марат Латыйпов хушлашу мәрасимендә: «Бу – барыбыз өчен дә кайгы көне. Без искиткеч кешене югалттык, аның батырлыгы, кыюлыгы, тугрылыгы зур хөрмәткә лаек. Азамат Газим улы безнең өчен һәрвакыт герой булып калыр. Рита Флюровна һәм Газим Тимергалиевич, улыгызны дөрес тәрбияләгән өчен рәхмәт. Бөек Ватан сугышы солдатлары оныкларының уллары үзләренең бабаларының эшен дәвам итеп, нацизм белән көрәшә. Алар арасында Россиянең бәйсезлеге өчен башын салган Азамат та бар», – дигән.

Район башлыгы Азаматның әти-әнисенең, хатыны Ильвина һәм балаларының кайгысын уртаклашкан.

Азаматны әбисе янында җирләгәннәр.

«Герой, тыныч йокла, әти-әнисенә, туганнарына сабырлык, күңел тынычлыгы бир»;

«Гүре якты, урыны җәннәт булсын», – дип яза танышлары.

Хатыны Ильвина: «Тыныч йокла, җаным, урының оҗмахта булсын», – дип язган.

Авыл клубы төркемендә дә Азамат турында язганнар һәм аның мәктәп фотоларын урнаштырганнар. «Батыр йөрәкле, кыю, чын патриот булган Азамат якыннарының, авылдашларының, укытучыларының, классташларының хәтерендә мәңгелеккә сакланыр».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100