Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Азамат Галиев: «Махсус операция тәмамланмыйча, безгә кайту юк»

«Актаныш-информ» журналисты Ләйсән Газизова Актаныш районыннан контракт белән махсус операциягә киткән Азамат Галиев белән сөйләште.

news_top_970_100
Азамат Галиев: «Махсус операция тәмамланмыйча, безгә кайту юк»
Фото: "Актаныш-информ", Ләйсән Газизова

Тиздән, 2024 елның 24 февралендә 23 яшьлек Азамат Галиевның СВОда катнаша башлавына 3 ел тула.

Аеш авылында 5 балалы гаиләдә туып үсә ул. Техникумны тәмамлагач, 2020 елның 26 ноябрендә Башкортстандагы «Алкино-2» инженер гаскәрләренә хәрби хезмәткә алына. 18 яше тулып армия сафларына киткәндә, әле дөньялар тыныч, сугышның исе дә юк вакыт.

Сугышка керүе бөтенләй көтелмәгәндә була Азаматның. Хәрби хезмәтенең ярты елы үткәч, Азамат Галиевка контракт төзергә тәкъдим итәләр. Егет ике дә уйламый: «Хезмәт хакы шактый гына чыга, хәрбиләргә өстенлекләр дә каралган», – дип, килешү төзеп, хезмәтен дәвам итә.

Ә 2021 елның 24 февралендә, 3 көнгә генә дип, Белоруссия аркылы Украинага кертәләр. Азамат Илфат улы Галиев – махсус хәрби операция башлану белән Украина территориясенә кертелгән беренче солдатларның берсе. Менә шунда дөньяның асты өскә әйләнә. Кыска гына вакыт эчендә гел янәшә булган якын дустын, башка иптәшләрен югалта Азамат. Үзе дә 2 тапкыр коточкыч үлемнән гаҗәеп рәвештә исән кала.

– Без, яшьләр, үзебезнең кая эләккәнне бөтенләй белмәдек, аңламадык. Өченче көнгә инде зур югалтуларга дучар булдык. Янәшәдә генә якын дустым һәлак булды. 1 айдан, 31 мартта, безне кире чыгардылар. Аллаһы Тәгалә «сакланганны саклармын» дигән. Анда алдыңны-артыңны карап йөрергә кирәк. 2024 елның февралендә сугышка кергәнгә 3 ел тула, – диде ул.

СВОда һәлак булган Раил Надриевны технология техникумында искә алу кичәсендә Азамат белән кыска гына вакыт эчендә сөйләшеп, аралашып алдык. Азамат та – технология техникумының элеккеге студенты, «техник-механик» белгечлегенә укыган. Сугышта кулы белгән һөнәре аңа бик ярдәм итә. Азамат механикалаштырылган күперләрне төзи торган инженерлык взводын җитәкли. Туган җире, кече Ватаны биргән белем һәм һөнәре сугышчан дуслары алдында абруй казанырга ярадәм итте, дип саный.

«Жуков медале сирәкләргә эләгә»

– Подчерниговода тиз арада шартлатылган күпер урынына яңасын төзеп, шуннан хәрби колоннаны исән-сау чыгарып җибәргән өчен, Георгий Жуков медале белән бүләкләделәр. Отделениедәге егетләр белән бернинди саклануларсыз күпер төзедек. Өскә бертуктаусыз снарядлар явып торды. Түздек, бирешмәдек, заданиене вакытыннан алда үтәдек. Ә бу медальнең документын Россия президенты Владимир Владимирович Путин үзе имзалаган. Сугышта медаль турында уйламыйсың анысы. Шулай да мондый дәрәҗәле бүләккә лаек булгач, горурлык хисләре кичердем, – ди Азамат.

Техникумда өйрәнгәннәре ярдәмендә чолганыштан да чыга алган Азамат.

– Безне – ике солдатны – әллә онытып калдырдылар, кыскасы, аңлашылмый торган хәлдә калдык без. Берзаман атыш тавышы тынды. Башны күтәреп карасак – янып, төтәсләп ятучы техникалардан башка беркем дә, берни дә юк. Ике «КамАЗ» машинасы тора. Ләкин берсе дә йөрерлек түгел. Тиз генә ике машинадан берне җыйдык. Тәгәрмәч, аккумуляторлар, һава шлангларын төзекләндердек… – дип сөйләде ул чолганыштан чыгу вакыйгасын.

Көтмәгәндә...

– Азамат, әле яшь кенә булсаң да, утны-суны кичкәнсең. Тыныч тормыштагы райондашларга, бигрәк тә яшь егетләргә нинди киңәшләреңне әйтер идең?

– «Гражданканың» кадерен «анда» баргач кына аңлыйсың. Әти-әниеңнең сине никадәр яратуын да бәяләмисең. Үзеңне физик яктан көчле итеп тәрбияләргә, тыныч тормышта матур итеп яшәргә кирәк. Тынычлыкның кадерен үзем 2 тапкыр үлемнән калгач тагы да ныграк аңладым, – ди ул.

Әйе, үлем беркемне дә аямый. Шулай да, Азаматны «бәхет күлмәге» киеп туган дияргә була. Киләчәктә дә аны бу «киеме» саклап йөртсен.

«Ике үлемнән калдым»

Якташыбызга бергә машинада йөргән дусты кичке патрульгә кадәр «КамАЗ»ның йокы бүлмәсендә ятып алырга киңәш итә. Азамат «спальник»ка кереп тормый, пассажир урындыгына кереп утыра. Көтмәгәндә ата башлыйлар – бөтен якта ут, кычкырыш, тавыш. Акрынлап безнекеләр артка чигенәләр. Тынычлангач, шул ачыклана – Азамат кереп ятасы кабинаның түбәсен ике зур снаряд тишкән. «Нәкъ минем йоклыйсы урын иде ул», – ди Азамат.

Үлем белән икенче очрашу тарихы: су буендагы окоп тирәсендә 3 сугышчы басып торганда, миномет атышы башлана. Кызыл утлар уйнаганын күрү белән, Азамат егетләргә «воздух!» дип кычкыра, өчесе дә окопка сикерәләр. Ә 1 метр читтә генә снаряд килеп төшеп, җирне актарып ыргыта...

– Дусларың бер-бер артлы һәлак булганда нык авыр, паникага биреләсең. Ләкин кайгырып йөрүдән файда юк. «Барысы да әйбәт булачак» дип, үзеңне, кул астыңдагы сугышчыларны юатасың, – дип сөйләде ул.

«СВО тәмамланмыйча, безгә кайту юк»

Азаматның хәрби контракт срогы 2022 елда тәмамланган. Әмма, СВО бетмичә, ул туган якларга кайта алмый әле, контракт автомат рәвештә озайтыла. Хезмәт хакы мобилизацияләнүчеләрнекеннән аерыла. Украина ягында сугышканда, айлык хезмәт хакы 195 мең сум. Россия ягына чыккач – 40 мең сум.

– Контракт төзегәнгә үкенмисеңме, Азамат?

– Үкенгән чаклар да була. Тик без бу чорны лаеклы үтәргә тиеш. Туган илне без сакламасак, кем саклар? – дип җавап кайтарды Азамат.

Райондашыбызның кыюлыгын, үз-үзен аямыйча хәрби бурычын үтәвен хәрби җитәкчелек тә күрә, бәяли. Георгий Жуков медале белән Азамат Галиевка 120 мең сум премия дә бирелә. Хәзер аның күкрәген «Сугышчан батырлыклары өчен», «СВОда катнашучы» медальләре бизи.

Хәзерге вакытта Азамат өченче тапкыр вакытлыча ялда. Ул җитәкләгән, механикалаштырылган күперләрне төзи торган инженерлык взводында – 7 солдат. Барысы да үзеннән өлкәннәр – 1970, 1980 елгы «абзыйлар». Әле күптән түгел генә 1960 елгы солдатны өенә кайтарып җибәргәннәр.

– Аңа – олы яшьтәге кешегә – бик авыр иде. Барысы да хәрби операциягә мобилизация белән килгәннәр, – дип сөйләде ут эченнән кайткан якташыбыз.

«Исән-сау кайт, солдат!»

Ялга кайтуын өйдәгеләр көтеп алган. Азамат та гаиләсенә ярдәм итә, булыша. Бер үк вакытта үз мәшәкатьләрен дә хәл итәсе бар әле – чираттагы хәрби бәрелештә хәрби билеты яна аның. Хәзер шуны торгызу эше белән мәшгуль.

Райондашыбызга туган ягыбызга исән-сау кайтуын телибез. Әле синең, Азамат, бу җирдә башкарырга тиешле эшләрең шактый – өйләнәсең, йорт саласың, балалар үстереп, нәсел дәвамчыларыңны калдырасың бар. Сине өйдә газиз әти-әниең, туганнарың, авылдашларың көтә. Исән-сау кайт, солдат, дошманнарны җиңеп кайт!

Ләйсән Газизова, «Актаныш-информ»

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 23 ноябрь 2023
    Исемсез
    Исан САУ кайтырга язсын
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100