AZAL авиакомпаниясе самолетның һәлакәткә юлыгу сәбәбе – «читтән тәэсир булу» дип белдерде
Азәрбайҗан һава юллары «Azerbaijan Airlines» («AZAL») авиакомпаниясе Казахстанның Актау шәһәрендә очкычның һәлакәткә юлыгу сәбәбен «читтән физик һәм техник тышкы тәэсир булу» дип атады. Бу хакта авиакомпаниянең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Авиакомпания хәбәрләреннән чыгып караганда, Бакудан кайбер Россия шәһәрләренә рейслар туктатылуының сәбәбе – самолетларның имин очуына шик булу. Авиакомпания Уфа, Сочи, Минеральные Воды, Волгоград, Самара, Грозный, Махачкала, Саратов, Түбән Новгород, Владикавказга рейсларны туктаткан. Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Әстерхан, Екатеринбург, Новосибирск рейслары туктатылмады.
25 декабрьдә Бакудан Грозныйга J2-8243 номерлы рейсны үтәүче «Embraer-190» самолетында 67 кеше була, шуларның бишесе – экипаж әгъзалары. 25 декабрьдә Грозный аэропортына төшәргә тиешле самолет бу һава аланына утырмый, Каспий диңгезе аша Актау шәһәре аэропортына очып китә. Һава аланына утырырга тырышканда, 3 километр кала, ул җиргә утыра һәм аңа ут каба. Авиаһәлакәттә 38 кеше һәлак булды, 28 кеше хастаханәдә. Һәлак булучыларның 7се – Россия кешеләре, шуларның икесе – очучылар, Игорь Кшнякин һәм икенче пилот Александр Кальянинов. 25 кеше – азәрбайҗаннар. Исән калучылар башлыча очкычның койрык өлешендә утыручылар булган. Самолетта Чечнядан 2 бала булган, берсе исән. Экипаж әгъзаларыннан 3 кеше исән.
Моңа кадәр Росавиация, самолетның һәлакәткә юлыгу сәбәбе – күпләп очкан кошларга бәрелү, дип аңлаткан иде. Росавиация әйтүенчә, шәһәрдә томан булу һәм Украина пилотсыз очкычлары булу сәбәпле, очкыч запас аэродромга китәргә мәҗбүр булган. Экипаж командиры, үз белдеге белән, Каспий диңгезе аша Актау шәһәренә очып китәргә карар кылган, дип язды ТАСС.
Казахстанның транспорт министры Марат Карабаев әйтүенчә, фаҗигагә юлыгыр алдыннан, очкычның идарә системасы эштән чыккан, биеклекне билгели торган руле эшләмәгән, кислород баллоны шартлаган. Очкыч һавада болганып барган, аны тигезлектә калдыру өчен, экипаж бик нык тырышкан. «Embraer» 2 тапкыр очып куну полосасына кереп карый. 11.28 минутта самолет экипажы белән элемтә бөтенләй югала.
Бакудагы депутатлар үз фаразларын әйтә – алар: «Россия пассажир самолетына һава көчләренә каршы оборона чаралары белән атып төшергән өчен гафу үтенергә тиеш», – ди. Мәскәү Кремле бу мәгълүматны кабул итүе, әмма, авиаһәлакәт нәтиҗәләре тулысынча ачыкланганчы, комментарийлар бирмәвен әйтте.
Чит ил матбугатында, Россия Казахстан һәм Азәрбайҗан белән берлектә самолетның һәлакәткә юлыгу сәбәпләре турында гомуми фараз әзерли, дигән мәгълүмат чыкты. Россия Тышкы эшләр министрлыгы моны инкяр итте. «Бу уңайдан бернинди дә сөйләшүләр бармый, бу – сәяси фараз».
Казахстанда, Азәрбайҗанда һәм Россиядә, очкыч һәлакәткә юлыгу сәбәпле, җинаять эше кузгатылган. Очкыч 2024 елның октябрендә техник күзәтү узган булган, җитешсезлекләр ачыкланмаган.
Һәлакәтне төрле ил вәкилләре катнашындагы комиссия тикшерә. Анда шулай ук очкычны җитештерүче ил – Бразилия вәкилләре дә катнаша.
Россия комиссия эшчәнлегендә катнашырга әзер булуын белдерде.
Кичә Азәрбайҗанда матәм көне булган иде. Россия президенты Владимир Путин Илһам Алиевка кайгы уртаклашу белдерде.
Телеграм-каналларда һәлакәткә юлыккан самолет видеосы тарала. Аннан аңлашылганча, очкычның койрык өлешендә күпсанлы тишекләр бар. Алар нидер шартлаганнан соң ярчыклар калдырган эзләргә охшаган.
Шулай ук пассажирлар һавада булганда төшергән видеолар да бар. Аларда очкычның канатында ватылган урын, салонда тишкәләнгән утыргычлар, яраланган кешеләр күренә. Салонда кислород битлекләре төшкән – бу авария куркынычы булганда, салонда тишекләр булып, аннан һава беткән очракта була.
Исән калган бортпроводник Зөлфугар Асадов Азәрбайҗанның «Media.az» басмасына фаҗига турында сөйләгән. Самолет Бакудан 08.00 сәгатьтә очып китә, һава аланында чыннан да көчле томан була. «Капитан төшә башлады, әмма, күз күреме начар булу сәбәпле, икенче әйләнәгә китте. Икенче, өченче тапкыр төшәргә тырышу да уңышлы булмады», – ди ул. Шуңа да очучы икенче аэропортка китәргә карар кыла.
«Шул мизгелдә тышкы якта сәер тавыш ишетелде. Мин хезмәттәшем Айдан Рагимли белән салонга чыктым. Пассажирлар арасында паника башланган иде», – ди ул.
Экипаж кешеләрне тынычландыра башлый, урыннарына утырып, каешларны эләктерергә куша. Шулвакыт тышкы яктан нидер китереп бәрә, һәм Зөлфугар егылып китеп, кулын кисә. Ул кулын сөлгегә урый. Алар үз урыннарына утыра, каешларын беркетәләр. Капитан диңгезгә таба очып китә. Двигатель, җиһазлар дөрес эшләмәү сәбәпле, суга утырырга курка – очкыч утырганда сынар һәм батар дип уйлый. Шуңа да ул коры җиргә утырырга була. Зөлфугар әйтүенчә, салонда баллон шартламаган, алай булса, очкыч урталай сынар иде, ди ул.
Зөлфугар күзәтүләреннән чыгып, очкычның алгы тәгәрмәчләре җиргә тигән. Әгәр очкычның арты тәгәрмәчләре дә, алгысы да берьюлы җиргә тисә, беркем дә исән калмас иде, ди ул. «Алгы шасси тиюгә, самолет икегә сынды, һәм кабина алга очты. Мин канга баткан идем, әмма аңымда калдым. Без Айдан белән ишек янында идек, мин аны ачтым, суларга һава керә башлады. Без пассажирларга чыгарга булыштык. Тышта инде коткаручылар иде, алар булышты, аларга рәхмәт», – ди Зөлфугар.
«Җиргә төшкәндә мин инде «үлдек» дип уйладым – шулкадәр каты селкетте. Аллаһка шөкер, мин исән.
Без үзебезнең командир һәм икенче очучы тырышлыгы белән генә исән калдык», – дигән ул.