Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әз-мәз генә мәзәк хәлләр» (Шамил Маннап)

Бу сәхифәгә Шамил Маннапның куен дәфтәренә теркәп барган мәзәкләре кергән. Алар «Казан утлары» журналының 1996 елгы гыйнвар санында чыккан.

news_top_970_100

«Карак дип белгән»

Гадәттә, диңгез буйларына ял итеп, тазарып кайту өчен баралар. Ә шагыйрь Мәхмүт Хөсәен Күктүбәдән кайткан саен фәлән килограммга ябыгып кайттым әле, артык авырлыгымны калдырып кайттым, дип сөенеп сөйли иде. Махсус ябыгу өчен портфеленә таш тутырып, тауга күтәрелүен әйтә иде. Шуңа микән, язучылар арасында мондый бир мәзәк барлыкка килде.

Имеш, Мәхмүт абый, таш тутырган портфелен күтәргән килеш, Кара диңгез яры буйлап йөгереп йөргәндә, үз артыннан кычкырган тавьш ишетә: «Әй, ворюга! Стой!» дип акыра-бакыра йонлач күкрәкле бер әзмәвер куып килә икән ләбаса моны! Мәхмүт абыйның коты ботына төшә, аяклары артына тими, сыптыра гына. Шулай куыша куыша, Күктүбә ижат йортынын капкасына килеп җитә болар. «Ач портфелеңне!» ди теге йонлач күкрәк боерып. Нишләсен, Мәхмүт абый портфелен ачып, ташларны җиргә бушатырга мәжбүр була. «Фу, черт, - ди әзмәвер сүгенеп. – Мин бит сине карак дип белдем. Минем көймәнең моторын салдырып алганнар...»

Бу елны Мәхмүт абый диңгез буеннан сәпсим ябыгып кайткан, имеш.

 

«Сәлам-сәлам, коллега!»

Шактый еллар партия аппаратында эшләп, пенсиягә чыккан берәү Батулла белән очраша.

— Нихәл, әкиятче? — дип сәлам бирә ул язучыны мыскылларга теләп.

Ләкин Батулланың керфеге дә селкенми.

— Ә-ә, сәлам-сәлам, коллега! — ди ул ачык йөз белән.

— Һә,— ди теге, элеккеге түрә, - мин нишләп сиңа коллега булыйм?

— Соң син, гомерең буена халыкка җирдә ожмах төзү турында әкиятеңне сөйләп көн күрдең ләбаса, - ди Батулла һәм өсти: Хәер, минем әкиятләрнең тормышчанрак булуларын исәпкә алганда, без коллегалар ук түгел икәнбез шул. Бигайбә!

 

«Тәнкыйтьче мунчасы»

Мансур Вәли шәп тәнкыйтьче булу белән бергә, мунча керергә яратуы ягыннан да танылган. Аккош күлендәге мунчаны иң еш ягучы ул булыр. Утынын да үзе хәстәрли, себеркесен дә кычыткан кушып бәйли. Мансур үзе чабынып-парланып чыкканнан соң, Аккош күлендәге башка әдипләрне дә мунчага чакыра. Ходайның хикмәте, ул яккан мунчага керергә бик атлыгып тормыйлар.

Нишләп болай икән бу? - дип аптырый Мансур.

Ниһаять, бер көн үзен мунчага чакыргач, шагыйрь Рәдиф Гаташ ачып сала серне:

— Тәнкыйтең белән мунча кертүең җитмәгән, тагын монда да парламакчы буласың безне! Шалишь, тәкъсир! — ди ул...

 

«Телен күрсәткән...»

Язучы Гариф Ахуновның нефтьчеләр каласында яшәп, «кара алтын» табучылар турында роман язып йөргән елларында була бу хәл. Нәшриятка биргән китабына эчке рецензия язуны «Чаян»да эшләүче Габделхәй Сабитовка тапшыралар. Көннәрдән бер көнне бу ике язучы Казан урамында очраша. Исәнлек-саулык сорашканнан соң, Габделхәй әйтә Ахуновка:

— Гариф, телеңне күрсәт әле,— ди.

— Ник? — ди Ахунов аптырап.

— Әсәрләреңнән нефть исе аңкып тора. Телең нефтьле, ахры. Шуңа тагын бер кат күреп ышанмакчы булам,—ди Габделхәй.

 

«Потенциаль клиентлар»

Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең киңәйтелгән утырышы бара. Көн тәртибендә: берлеккә яңа әгъзалар кабул итү. Алар арасында Трофимов дигән керәшен егете дә бар. Ул Казан хастаханәләренең берсендә табиб-психиатр булып эшли икән. Яшерен тавыш бирү тәмамланганнан соң, Трофимовка ике кешенең каршы булганлыгы беленә. Моны ишеткәч, Батулла әйтә:

— Кайгырмагыз, Трофимов әфәнде, тиздән ул ике язучы сезнең потенциаль клиентларыгыз булачак! — ди.

 

«Рәхмәт кемнән тиеш?»

«Казан утлары»ның поэзия бүлеге мөдире Рәдиф Гаташ шагыйрь Мөдәррис Әгъләмне коридорда очратып, болай ди:

— Ну, Мөдәррис, журналда чыккан шигырьләреңне күрдеңме?

— Күрмәскә, сукыр тугел лә,— ди Мөдәррис, төксе генә.

- Һм, шәп чыгардык 6ит, ә?

- Һы шигырьләре шәп булгачыннан, шәп чыкмый хәле  юк.

Рәдифнең бераз кәефе кырылса да, сиздерим:

- Һмм, тагын әзерлә, яңаларын. Тагын шәпләп бирербез, тәкъсир.

- Һы. Әле боларын биргән өчен дә рәхмәт әйтәсең бар, - ди Мөдәррис һәм юлын дәвам итә.

 

«Бер лифтка - ике тәкә башы...»

Мөдәррис Әгъләм лифтта. Лифт ишеге әле ябылмаган. Ни өчендер Батулла лифтка керми тора. Мөдәррис аны дәшә:

- Әйдә, Батулла, син генә сыясың әле монда.

- Батулла:

- Юк инде, агайне, син сыйган җиргә мин сыймамдыp.

Мөдәррис:

- Шулай шул. Бер лифтка «ике тәкә башы» сыймый шул.

 

Кама Тамагында мишәрләр бармы?

Туфан Миннуллин «Казан утлары» журналы редакциясендәге дусларына туган яклары —Кама Тамагына кайтып килүе турында сөйләп тора. Шунда бер мишәр егет сорап куя:

— Ә Кама Тамагында мишәрләр бармы сон?

 — Юк.

— Ницек яшисез соң сез мишәрләрсез? Кыендыр бит?

— Кыен. бик кыен, - ди Туфан, мыек астыннан көлеп.—Әмма без акыл алырга Цүпрәлегә барып катябыз.

 

Бер куянны тоту өчен

Туфан Миңнуллин троллейбуста бара. Кремль тукталышында контролер килеп керә һәм юлчыларның билетларын тикшерә башлый.

— Бер куянны тоту очен күпме арысланның кәефен бозалар...— ди Туфан ризасыз тавыш белән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100