Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әз-мәз генә мәзәк (Тәлгат Нәҗмиев)

«Казан утлары» журналының 1996 елгы май саныннан алынды.

news_top_970_100

Нәрсә төшкән?

... Язучы Мөхәммәт Мәһдиев вафатыннан сон көндәлек матбугатта бер-бер артлы истәлекләр басыла. Әдипнең якын туганы, хәбәрчебез Саҗидә апа Ракова, аның мәзәкләр яратуын искә төшереп, болай сөйләде:

— Бервакыт шулай мәктәптә укыта башлаган елы иде аның. Укытучылар киңәшмәсеннән соң элеккеге Чүриле районы үзәгендә башланып киткән концертны алып барды ул. Сәхнәгә чыкты да җитди кыяфәт белән сөйләп китте: «Бүген сельмагка кергән идем. Шуннан чыкканда башыма бернәрсә килеп төште. Күтәрелеп карасам, «Сельмаг» дигән язуның мягкий знагы төшкән икән Ничек твердый знак төшмәгән әле, бетәр идем», - ди бу. Тамашачылар рәхәтләнеп көлештеләр.

 

Ишек төбе саклау

Сабадагы бер дәрәҗәле генә кеше Яңа елны танышларында алданрак «каршылаган». Уянып китсә, таң беленеп килә икән. Киенгән дә өенә чапкан. Менә икенче катка күтәрелә бу. Ишек шакый. Ачучы юк. Көтә. Шул арада хатыны шыпырт кына килә дә «глазок»тан карый һәм келәне ачып китә. Махмырлы баш белән дустыбыз моны сизми. Яман ачуы чыга тегенең, ирлеген күрсәтәсе килә. Шуннан соң ул... барлык көчен җыеп, бөтен гәүдәсе белән ишеккә китереп бәрә! Ишек ачылып китә, ир дигәнен исә коридор идәненә очып барып төшә. Хәле авыр була, әлбәттә. Шулай да телен көчкә әйләндереп: «Күпме ишек төбендә тотып була ирне, мин сиңа Габдулла Тукаймы әллә...» — дип әйтеп куя.

 

Мин чыгып торырмын

Казанның Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтыңда академик якташыбыз — Әбрар ага Кәримуллинның 70 еллыгына багышланган тантана башланырга санаулы минутлар калып бара. Шунда әлеге институтның директор урынбасары Шәрифҗан Асылгәрәев, чыгыш ясаучыларның исемлеген барлап, болай ди:

 Әбрар абый, ни бит... Фәлән Фәләнеч урысча сөйләячәк инде.

Шунда милләт жанлы якташыбыз бер дә аптырап тормады:

 Сөйләсен, сөйләсен! Ул сөйләгәндә, мин чыгып торырмын, - диде.

 

Без — хәерчеләрмени?

Инде Сабада Әбрар абыйның олы юбилеена багышланган кичә бара. Шул ук Шәрифҗан Асылгәрәев, газетабызның исемен ялгыш бутап, «Саба таңнары» диясе урынга «Саба байлары» дип ычкындырды.

Шуннан юбилейга килгән «Шәһри Казан» газетасы баш мөхәррире Хәлим Гайнуллин тавыш куптарды:

— Нишләп сез генә Саба байлары әле? Без, нәрсә, Казан хәерчеләремени?

 

Дуслыкны ныгыту чарасы

Венгриядә мин «Ватаным Татарстан» газетасының ул вакытта бүлек мөдире Миргалим Харисов белән бер бүлмәгә туры килдем. Ул шактый җор кеше булып чыкты. Исән-сау кайтып, Казан аэропортында саубуллашканда болай ди бу:

— Ярар, Тәлгат туган, тату яшәдек, дуслаштык. Әгәр дә син яз көне бакчага бер машина тирес төятеп җибәрә алсаң, безнен дуслык тагын да тирәнәер иде...

 

Рәттән чәчәләр

Подряд ысулының «чәчәк аткан» вакыты иде. Муса Җәлил исемендәге колхозның район буенча өч көнлек ярышта җиңеп чыккан механизаторына күчмә вымпел тапшырырга бардым. Ул вакыттагы колхоз рәисе Чынгыз Хәлилов белән басуда йөрибез. Бер заман соран куйдым

 Чыңгыз Гыйззатуллович, подряд белән чәчәсезме?

— Әйе, подряд чәчәбез. Бу басу беткәч, анык янәшәсенә керәбез, - диде ул.

 

Вакланмаска кирәк 

Чыңгыз Хәлилов жор күңелле рәис иде. Бервакыт аңа ызандаш Ленин исемендәге тәҗрибә хуҗалыгы директоры Габделхак ага Галиев болай дигән:

 Карале, Чыңгыз! Сезнең шоферларыгыз безнең басуның теләсә кайсы төшеннән юл салып үзәккә үтәләр бит.

 — И-и, Габделхак Галиевич, вак та кеше икән инде сез. Язын сезгә килгән самолетлар борылган вакытта безнең басуга кереп, ашлама сибеп чыгып киткәндә минем бер дә зарланганым булмады бит.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100