Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әз-мәз генә мәзәк (Шамил Маннап)

Әлеге мәзәкләр «Казан утлары» журналының 1996 елгы август саныннан алынды.

news_top_970_100

Өлгергәнен көтсәң...

Займишедагы дачасында Аяз Гыйләҗев төрле-төрле җимеш агачлары үстерә. Бигрәк тә алмагачларын яратып тәрбияли ул. Әмма алмаларының өлгереп җиткәнен көтми, яшел килеш кимерә башлый.

— Нишләп өлгергәнен көтмисең, Аяз абый? - дип сорый аннан узган-барганнар.

— Өлгергәнен көтсәң, миңа тәтеми ул, парин. Караклардан артмый, дип җавап бирә Аяз Гыйләҗев.

 

Бер авызга—ике тел

Мансур Вәли матбугат йорты ашханәсендә аш бүлеп торучы кызга дәшә:

— Миңа бәрәңге белән тел бирсәгез иде.

— Бер телме, икенеме салыйк? —ди Гөлфия атлысы.

— Берсе җитәр, — ди Мансур. — Бер авызга ике тел сыймый ул. Кайбер сәясәтчеләр генә Татарстан авызына ике тел куярга маташалар...

 

Тун кимәүнең сәбәбе

Кышкы зәмһәрир суык көннәрнең берсендә «Казан утлары» редакциясенә Туфан Миңнуллин килеп керә. Өстендә яңа кайры тун, башында шәп ондатра бүрек.

 Хәлләр ничек, егетләр? дип сәлам бирә ул, көр тавышы белән бүлмәне тутырып. — Шәп яшисезме?

— Бигүк шәп түгел шул, туңабыз, ди Мансур Вәли, күшеккән кулларын уыштырып.

Туфан елмая.

 Ник тун киеп утырмыйсыз соң? ди ул, төрттереп.

Сүзгә Мәннаф кушыла.

  Бик кияр идек тә, тун белән пардан киярлек бүрегебез юк әле! - ди ул.

 

«Кай арада өлгердең?»

Туфан Миннуллин редакция әһелләре белән гәп куертып торганда ишекне тибеп ачып, даһи шагыйрь Роберт Әхмәтҗан килеп керә. Арыслан тотарлык кына «кәефләнгән» үзе.

Син, яшьти, кай арада өлгердең әле? - дип сорый Туфан, сүзләренә астыртын мәгънә салып. Робертның бу «шырпыдан» сырт йоннары кабара.

 Ничек инде ул кай а-ра-да?! – ди ул, тавышын бөереннән чыгарыл.

 Туфан көлә:

 Син әллә ни уйладың, бугай. Мин бит бөтенләй башка нәрсә сорыйм: кай арада... поэма язып өлгердең әле? – дим.

Роберт:

— Ә-ә, аны әйтәсен икән. Ха-ха-ха!

 

Тотылган да котылган

Бервакыт Шамил абый Бикчурин кайдадыр «кунак булганнан» соң, таң алдыннан гына өенә кайтып килә икән. Җәмәгать транспорты күпләп тукталган, ә кайтасы юл шактый ерак. Шул вакыт (менә бәхет!) ут уйнатып, милиция машинасы килеп чыга. Шамил абый кул күтәреп, туктата моны. — Мине таныйсызмы, сез, диваналар? —ди ул милиционерларга.

— Танымаска?! Язучы Бикчуринны танымаска?! — ди тегеләр.

— Танысагыз, диваналар, илтегез мине өемә чаклы.

— Була ул! Утыр әйдә! — ди милиционерлар көлеп.

Машина выжылдап, айныткыч ишек алдына килеп кергәч, эшнең нидәлеген сизеп ала Шамил абый. Әмма, милиционерларның гаҗәпләнүенә каршы, ачуланмый, тавыш күтәрми, киресенчә, сөенеп болай сөйләнә:

— Диваналар, әйбәт егетләр икәнсез! Болай булгач, кайда булуым турында хатын алдында җавап тотудан котылдым бит. Сездә «кунакта булуым» турында дакумит бирергә онытмагыз түлке...— ди.

 

Тик тормаган телдә бәла бар

Алтмышынчы еллар. Партиянең Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре Фикрәт Табиев язучылар алдында чыгыш ясый. Сүз экология мәсьәләләре, әйләнә-тирәбезнең чисталыгы турында бара.

— Мин сезнең бөтен соравыгызга җавап бирергә әзермен!—дип, залга мөрәҗәгать итә Табиев.

Урта рәтләрдән Нәби Дәүли тавышы ишетелә:

— Казанның Үзәк ял паркында тәртип юк, чисталык юк. Кичен анда яшьләр җыела, аракы эчәләр, тәмәке тарталар, кызлар кочалар. Артларыннан буш шешәләр, тәмәке төпчекләре, кәгазь чүбе өелеп кала. Менә сез, иптәш Табиев, нишләп һаман шунда тәртип урнаштырырга ярдәм итә алмыйсыз?

Фикрәт Әхмәтҗановичнын чыннан да җавабы әзер икән.

— Ә сез, Нәби Дәүли, кичләрен паркта йөрмәгез, өегездә хатыныгыз белән чәй эчеп кенә утырыгыз! Вот так! — ди ул.

Залда көлеш, Нәби абый үзе дә көлә.

— Мына шылай инде ул, тик тормаган телдә бәла бар... — дип куя ул.

 

«Кирәкмәс шул»

Түгәрәк юбилеенда Сибгат Хакимгә Казан мехчылары бик әйбәт, бик затлы бүрек бүләк итәләр. Башына ук кигертеп куялар.

Юбилей кичәсенең концерт өлеше башлана. Җырчылар, шагыйрьнең үзе әйтмешли, «үз җыры белән сыйлый» башлыйлар. Алып баручы чираттагы җырның исемен әйтә. «Башка берни дә кирәкми...» Шул вакытта залда Нәби Дәүлинең карлыгулы тавышы яңгырап ишетелә:

— Кирәкмәс шул! Шундый шәп бүрек бирсәләр, минем дә башыма берни дә кирәкмәс иде!..

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100