news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Аз керемле гаиләләр өчен яңа түләү барлыкка киләчәк

news_top

Киләсе елдан Россиядә аз керемле гаиләләр өчен яңа түләү барлыкка киләчәк. Бу хакта премьер-министр Михаил Мишустин хәбәр итте, дип яза РИА «Новости».

«2026 елның июненнән 2 һәм аннан күбрәк баласы булган һәм кереме төбәктәге 1,5 яшәү минимумыннан түбән булган эшләүче ата-аналарга еллык түләү барлыкка киләчәк. Физик затлар кеременә салым (НДФЛ) 6 процентлы ставка буенча яңадан саналачак, аермасы гаиләгә кайтарылачак», – дип китерә аның сүзләрен Хөкүмәтнең Telegram-каналы.

Мишустин мохтаҗ гаиләләр һәм йөкле хатын-кызлар өчен бердәм пособие мәсьәләсенә дә кагылды. Ул бу ярдәм чарасын эшләтеп җибәрүгә хәзер үк әзерләнергә кирәклеген әйтеп, Хезмәт министрлыгы һәм Социаль фондтан аны гамәлгә кертүгә аерым игътибар бирүне сорады.

Премьер сүзләренчә, быелдан икенче һәм аннан соңгы балаларга стандарт «вычет»лар 2 тапкырга арткан, шуның хисабына гаилә елына 25 мең сумга кадәр экономияли ала.

Хөкүмәт башлыгының башка белдерүләре:

  • 2024 ел нәтиҗәләре буенча Россиядә ярлылык дәрәҗәсе 7,2 процент тәшкил итте;
  • Хөкүмәт минималь хезмәт хакын инфляциядән алда бара торган темплар белән арттыра;
  • 2030 елга ул 35 мең сумга кадәр үсәргә тиеш;
  • 2026 елдан иминият пенсияләре елга 2 тапкыр – февраль һәм апрельдә артачак;
  • балалы мохтаҗ гаиләләр һәм йөкле хатын-кызлар өчен бердәм пособие бик урынлы булды;
  • хакимият түләүләр, ташламалар һәм пособиеләр билгеләү процессын оптимальләштерү һәм гадиләштерү эшен дәвам итәчәк.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар