Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айваз Садыйровтан шәп яңалык

Алып баручы ТНВ каналына эшкә урнашкан.

news_top_970_100
Айваз Садыйровтан шәп яңалык
Салават Камалетдинов

Айваз Садыйров инстаграмда тормышындагы яңа вакыйгалар турында язган.

«Бу көз янә яңалыклар алып килә минем тормышка. Хәзер минем сакаллы, әмма үтә дә нурлы йөземне ТНВ каналында бара торган «Манзара» тапшыруында күрсәгез, шаккатмагыз, яме.

Әле шуның артыннан ук чыгучы «Здравствуйте» тапшыруында русчалап такылдап утырганымны күреп, телевизорыгызны тфү-тфү дип өшкерергә дә ашыкмагыз.

Әйе, ТНВ каналында татар һәм рус телләрендә чыгучы иртәнге тапшыру алып барырга чакырдылар мине. Үзем иртән авыр уянсам да, халкымны уятып, яңа көнгә әзерләргә дигәндә, аяк — идәндә, будильник 4.30да минем.

Һәр пәнҗешәмбе ТНВ  каналында 6:00 — 9:00 сәгатьләрдә очрашкаларбыз, Аллаһ боерса», — дигән ул.

«Айваз, унышлар, брат! Алайса күзгә керергә бер ир-ат калмаган иде», — дип комментарий язган шагыйрә Гөлнур Айзат.

«Ахырзаман алдыннан дөньяны хатын-кыз басар, дигән шул», — дигән аңа каршы Айваз.

«Башта тавышыңны ишеттем, аннары колагыма ышанмый, телевизорны кереп карадым», — дигәннәр. Айвазга яңа эш урынында уңышлар теләгәннәр.

Бер инстачы «үтә дә нурлы йөз» сүзтезмәсен кабул итмәгән. «Мөселман ир-аты үтә дә нурлы йөзем дип әйтми. Нур бит ул 32 тешне күрсәтеп елмаю гына түгел. Хатын-кыз әйтсә, аңлар идем инде. Сездән мондый сүз көтмәгән идем», — дигән.

Икенчесен элекке алып баручының кая китүе кызыксындырган. «Беренче каналдагы «Вечерний Ургант“ка китте», — дип шаярткан Айваз. «Сорауга җавап та бирә белмисез. Үзегез матур сөйләнеп утырган буласыз инде, битлек киеп», — дип, инстачы чын күңелдән үпкәләгән.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100