Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айваз Садыйров «юләр» сүзенең 16 синонимын тапкан

Инстачылар Айваз Садыйров төзегән исемлекне тулыландырырга ярдәм иткән.

news_top_970_100
Айваз Садыйров «юләр» сүзенең 16 синонимын тапкан
Салават Камалетдинов

Теле-радио алып баручысы, «Тәртип» радиосының продюсеры Айваз Садыйров «юләр» сүзенең 16 синонимын тапкан. Татарның бу популяр сүзе турында ул инстаграмда яза.

«Юләр. Маһир да инде татар бер үк сүзне төрләндерергә. Юньлесен төрле итеп әйтми ул аның. Юньсезенә мең синоним таба.

«Юләр» сүзен генә алыйк: дивана, тулы түгел, акылсыз, башсыз, башы киткән, миңгерәү, аңгыра, чи аңгыра (монысы high level, аңгыраларның платиновый директоры), «тегенди», тай типкән, ычкынган, шашкан, киткән, башы белән дус түгел, барысы да өйдә түгел (монысын руслардан урлаган булса кирәк), ду… (татарчалаштырып түгәрәкләп укыгыз).

Монда язарга уңайсыз булганнарын китереп тә тормыйм…

Тагын нинди сүзләр белән әйткәлиләр әле?» — дип сораган ул инстачылардан.

Инстачылар бу исемлекне түбәндәге сүзләр белән дәвам иткән: сантый, тиле, тиле бәрән орлыгы ашаган нәрсә, февраль (тулыр-тулмас ай), исәр, сарык, дудәк, мисез, йөзгә тулмаган, ишән, акыш-макыш, дивана карга, шөребе бушаган, кырыкка бер тулмаган, илеш-милеш, тити баш, тагын әллә ниләр язганнар.

«Ә минем ин яратканы Биби. „Беренче театр“да бар бит Биби, шул хөрмәттән башы эшләмәгән кешегә Биби дип дәшәргә яратам», — дигән берсе.

Татар телебез, чыннан да, бик бай шул безнең.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100