Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айваз Садыйров: «ВКонтакте гөрләп эшләп киткәч, Инстаграм кире кайтачак»

Теле-радио тапшырулар алып баручысы, «Тәртип» радиосының продюсеры Айваз Садыров Инстаграм челтәренә чикләүләр кертелү белән бәйле шау-шуны шыпырт кына күзәтеп торган да, алга таба социаль челтәрләр белән нәрсә булачагын фаразлаган.

news_top_970_100
Айваз Садыйров: «ВКонтакте гөрләп эшләп киткәч, Инстаграм кире кайтачак»
Салават Камалетдинов

«Инстаграмны «блок»лау алдыннан булган ажитож күпләрне «Телеграм» каналлар ачарга этәрде. Аудиторияләре булган интаграмчылар аеруча тиз эшләп калырга, язылучыларны шунда күчерергә ашыкты.

Ә Телеграмда теркәлмәгәннәр бу шаукымда теркәлә башладылар. Хәтерләсәгез, 2018 елда Телелеграмны Роскомнадзор блоклагач та халык шушында агылган иде. (Телеграм өчен нәрсә генә булса да, яхшы).

Бу юлы төп эшне инстаграмдагы ике кешенең берсендә куелган яңа каналларга сылтама эшләде. Сылтама бер хәл, куар код аша үтәргә чакыручылар артты. Белмим, берәрсе булса да үтә алдымы икән бу куар код аша.

Минем фикер. 

Телеграм шәп әйбер! Мин аны чыкканнан бирле кулланам. Язылган каналлар бар. Файллар җибәрергә уңайлы. Дөрес, язышу өчен аның кадәр еш кулланмыйм. Чөнки күп кешедә барыбер ватсап. 

Тик… Инстаграм аша блог алып барырга һәм контент карап барырга ияләнгән халыкка ул бармый. 

Беренчедән, аның механикасы, фәлсәфесе андый түгел. 

Телеграм яңалыклар өчен, текстлар өчен, уку-укыту блогы өчен әйбәт.

Ә без нәрсә… Беренче көнне канналар ачтык та, инстаграмга сылтама куеп бераз аудитория җыйдык та, берничә фото аттык та, оныттык. Кайберәүләр тырыша-тырыша нәрсәдер куя бугай хәзер дә. Тик аңа карап язылучылар саны артканы күренми. Караулар да әллә ни түгел. 

Икенчедән, Телеграмда инстаграмдагы кебек лента да, сторизлар да юк. Син һәрбер каналга аерым кереп карарга тиеш. Инстаграмдагы кебек контент сине тапмый, син контент эзлисең. 

Әле шуңа өстәп инстграм да тулысынча эшләүдән туктамады. Кемдәдер эшли, кемдәдер вай-фай кушылгач, тоташа, кемдер vpn белән керә. Ярым-йорты, кыскасы. Шалт кына итеп өзеп куйсалар, халык та шалт кына итеп икенче челтәргә күчәр иде бәлки. 

Социаль челтәрләр карау, яңалыкларны белеп тору гадәте безгә каты сеңгән все-таки. Болай ни тегесе үлеп бетмәгән, ни болары терелмәгән, дигәндәй. 

Безнең хәзерге интернет мәнфәгатьләренә азмы-күпме туры килүче ВКонтакте турында.

Минемчә, миграция шул якка таба кыюрак бара һәм барачак. Безгә таныш мәйдан. Моңа кадәр музыка тыңлар өчен генә булса да кереп торган аккаунтларыбыз бар. Танылганракларның подписчиклары, аз-маз аудиториясе җыелган. Яңа контент белән селкетеп җибәрергә генә кирәк.

Әлбәттә без озак вакыт кулланмый торгач, аның да инструментлары бераз үзгәргән. Ияләшәсе, бераз боргалыйсы бар.

Ярар, тузанын кагып, җәй көне гараждан алып чыккан матай кебек, бер кабынып китсә, бара ул.

Минем фаразлар.

Алдагы өч ай халыкта адаптация булачак. ВКонтактега ияләнеп китәчәкләр. Артистлар, блогерлар, бизнесларын инстаграмда алып баручылар сәхифәләрен яңа көч белән алып бара башлаячаклар. Башкача ярамый да, чөнки күпләрнең медийность һәм бизнес инструменты бит ул.

Контент булган җирдә аудитория дә селкенә башлаячак. 

ВКонтакте үзе дә әзрәк үзгәрәчәк. Кайбер инстаграм фишкларын булдырачак. Кыскасы, ВКонтакте янәдән берләштерәчәк безне…

P. S. Менә шул ВКонтакте гөрләп эшләп китә башлаганда, халык бар көченә виртуаль тормышын ВКга күчереп бетергәндә генә Инстаграм да кире кайтачак Рәсәйгә… 

Менә монда ничек тотарбыз үзебезне, белмим», — дип үз фикерләре белән телеграм каналында бүлешкән ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100