Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айваз Садыйров уйланулары: «Без түзәрбез, балаларыбызның киләчәге матур булсын…»

Теле-радио тапшырулар алып баручысы, «Тәртип» радиосының продюсеры Айваз Садыров килеп туган вәзгыятькә карата үз фикерен инстаграмда болай дип җиткергән.

news_top_970_100
Айваз Садыйров уйланулары: «Без түзәрбез, балаларыбызның киләчәге матур булсын…»
Салават Камалетдинов

«Кызык… Безнең әби-бабайлар авыр чорда үскәннәр. Өйләнешеп, балалар алып кайтканда юклыктан интеккәннәр. «Без түзәрбез, балаларыбызның киләчәге матур булыр», — дип яшәгәннәр.

Балалары, ягъни безнең әти-әниләр үсеп җиткән. Гаиләләр корганнар. Балалар, ягъни безне тапканнар. Тагын кыен чаклар ишек шакыган. «Без түзәрбез, киләчәктә балаларыбыз якты көннәрне күрәчәк», — дип өметләнеп яшәгәннәр алар да.

Без үсеп җиттек. Парлашып, балалар үстерә башладык. Әти-әниләр теләгән якты көннәр дә килде кебек.

Тарихны кабатлап, «Без түзәрбез, балаларыбызның киләчәге матур булсын», — диясе килми. Һичшиксез, аларның киләчәге якты, тыныч булырга тиеш. Әмма хәзергебез дә шундыйга лаек бит! Әби-бабайлардан килгән бу чылбыр бездә өзелергә тиеш, ләбаса!» — дип язган ул.

Чынлап та, һәр чорның үз рәхәте белән бергә, үз михнәте, авырлыгы, ахырзаманы… Дөнья ниндидер әйләнештә… Ил-көннәребез имин, җан-тәннәребез тыныч булсын иде.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100