Айваз Садыйров: "Тууга елый башладым"
"Татар радиосы"ның алып баручысы Айваз Садыйров Инстаграм битендә балачагын искә алып, үзенең "шуклыклар"ы турында язган.
"Тууга елый башладым һәм шактый вакыт елак статусын саклап тотарга туры килде. Сәбәбен үзем дә хәтерләп бетермим инде хәзер. Дөньяга ничек аваз салганымны анык хәтерләмәгән кебек. Бу халәттән чыгуга, шуклык килеп өстәлә арсеналыма. Күршеләрнең ишек төбендәге барлык аяк киемнәрен чүплеккә ташлаудан башланды бу бәйлелек. Аннан туктавы мөмкин түгел иде инде. Суыткычтагы йомыркаларны идән өслеге белән тигезләү, әтинең хезмәттәшенең паспортын микрокисәкчәләргә таркату, Репин, Айвазовский, Микеланджелоларның беренчел иҗат чаткыларын обоида кабатлап карау - мине туктату мөмкин дә түгел иде.
Мин хәзер зур үстем инде. Миңа 29. Алай ук шукланмаска тырышам. Алайса әти белән әни "мәэ-мәэ" итәргә генә тора", - дип язган Айваз Садыйров.
Мин хәзер зур үстем инде. Миңа 29. Алай ук шукланмаска тырышам. Алайса әти белән әни "мәэ-мәэ" итәргә генә тора", - дип язган Айваз Садыйров.