Айваз Садыйров әти булды
Теле-радио алып баручысы, «Тәртип» радиосының продюсеры Айваз Садыйровның бүген кызы туган.
«Бүген мин әти булдым! Бүген дөньяга әти кызы (үпкәләмә, әнисе) аваз салды.
Рәхмәт бөек Раббыбызга!
Рәхмәт сөеклемә!
Рәхмәт әти-әниләребезгә!
Рәхмәт якыннарга!» — дип язган Айваз үзенең инстаграмында.
Айвазны бу сөенечле вакыйга белән күп кенә җырчы һәм артистлар да котлаган, инстаграм битендә 250дән артык комментарий язганнар.