Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айваз Садыйров Төркиядә нинди хәлгә тарыган?

Татар радиосы алып баручысы Айваз Садыйров инстаграмында бер кызык хәлне искә төшергән.

news_top_970_100
Айваз Садыйров Төркиядә нинди хәлгә тарыган?
"Бер-ике ел элек Төркиядә ял итеп йөргән чак. Яныма ике апаң килеп басты. Күз карашларыннан сизәм, татарлар болар. Карап торалар, ярым елмаеп, ярым килергә базмыйча. "Мин бит сине беләм!" - ди шуннан берсе. "Татар апае булгач, мине тануың сәер хәл түгелдер инде", - дип уйлыйм үземчә. "Син бит телевизорда алып барасың!" Минем йөздә горур гына елмаю барлыкка килә. "Син бит бик молодец егет!" Минем борын диңгез өслегеннән нәкъ 2 смга күтәрелә, авыз горизонт сызыгына параллель рәвештә 2 см ерыла. "Син бит теге ни?" - ди бу. "Әйт инде, сузма. Ай-ваз Са-ды..." - дип уйда янам мин. "Теге кем әле... Батулла малае!"...

Нурбәк белән мине бутаучылар да, охшатучылар да аз түгел. Сез нинди фикердә? Охшаганбызмы, юкмы?

P.S. Сүз уңаеннан, Батулла малае Нурбәкне @nurbakbatulla "Алтын битлек" премиясен яулавы белән тәбриклим!" - дип язган Айваз.

"Бер-ике ел элек Төркиядә ял итеп йөргән чак. Яныма ике апаң килеп басты. Күз карашларыннан сизәм, татарлар болар. Карап торалар, ярым елмаеп, ярым килергә базмыйча. "Мин бит сине беләм!",-ди шуннан берсе. "Татар апае булгач, мине тануың сәер хәл түгелдер инде" - дип уйлыйм үземчә. -"Син бит телевизорда алып барасың!" Минем йөздә горур гына елмаю барлыкка килә. -"Син бит бик молодец егет!" Минем борын диңгез өслегеннән нәкъ 2 смга күтәрелә, авыз горизонт сызыгына параллель рәвештә 2 см ерыла. "Син бит теге ни?"- ди бу. "Әйт инде, сузма. Ай-ваз Са-ды..."-дип уйда янам мин. "Теге кем әле... Батулла малае!"... Нурбәк белән мине бутаучылар да, охшатучылар да аз түгел. Сез нинди фикердә? Охшаганбызмы, юкмы? P.S. Сүз уңаеннан, Батулла малае Нурбәкне @nurbakbatulla "Алтын битлек" премиясен яулавы белән тәбриклим! #казань #татарстан #татаррадиосы

Публикация от Айваз Садыров (@aivazsadyrov)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100