Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айваз Садыйров нәни кызына ачык хат язган

Танылган алып баручы кызына үзенең теләк-нәсыйхәтләрен җиткерә.

news_top_970_100
Айваз Садыйров нәни кызына ачык хат язган
Салават Камалетдинов

Теле-радио алып баручысы, «Тәртип» радиосының продюсеры Айваз Садыйровның кызы туу турында хәбәр иткән идек. Бәхетле әти-әни сабыйга Газизә исеме кушты. Яшь әтинең инстаграм сәхифәсендә бу уңайдан тагын бер хисле пост пәйда булды — Айваз нәни кызына ачык хат язган.

«Кызыма хат!

Кадерле кызым! Газизәм! Син бу юлларны аңларлык яшькә җиткәч укырсың, дип ышанам. Ул вакытка шушы ук сүзләрне күзеңә карап әйтергә җөрьәт итәрменме, белмим. Шуңа күрә ачык хат язасы иттем үзеңә.

Беренчедән, мин бик бәхетле! Синең булуыңа! Мондый бәхет өчен Раббыбызга чиксез рәхмәтле! Алдагы юлларны теләкләрем, нәсыйхәтләрем итеп кабул ит:

  • Белем ал. Синең беренчел белемең турында без кайгыртырбыз. Үзең мөстәкыйль булгач та, белемеңне арттырудан туктама!
  • Укы, дөньяны өйрән, сәяхәт ит.
  • Гадел бул! Гаделлекнең нәтиҗәсе гел уңай булмас. Түз! Ахыр чиктә шул гаделлек үзеңә меңе белән кайтачак.
  • Кешеләрне хөрмәт ит. Үзеңне хөрмәтләмәүгә юл куйма!
  • Туганлык җепләрен сакла! Аллаһ насыйп итсә, эне-сеңелләрең булыр. Алар белән араларны берүк өзә күрмә!
  • Безгә — әти-әниеңә ачу килгән, безнең белән килешмәгән чакларың булыр. Тик бел — безнең гамәлләр сиңа яхшылык теләп, үзебезнең тормыш тәҗрибәсеннән чыгып эшләнер.
  • Дәү әти-дәү әниләреңне сөендереп тор. Бу вакытка алар өлкән яшьтә булыр. Аларны күреп калган һәр көнең кадерле…
  • Гафу итәргә һәм гафу үтенергә өйрән. Бу сыйфатлар сиңа гомер буе кирәк булачак.
  • Телебезне онытма! Син татар кызы! Әйе, синең заманда туган телеңне һәрдаим кулланырга мөмкинлекләр азрак булыр дип куркам… Ни генә булмасын, үзең һәм балаларың татарча белергә тиеш! Бу минем катгый сүзем!
  • Динебез Ислам кушканча яшә. Бар җитди сорауларыңа да җавапны динебез бирә ала. Бу дөньяда дөрес, матур яшәүнең ысуллары да динебездә.
  • Булачак иреңне сайлаганда, мәхәббәттән тыш, акыл белән эш ит. Мин алда санап киткән ике пунктта охшаш булыгыз. Үзең олы тормышка аяк баскач, белеп тор: ир-ат ул — ракета булса, хатын-кыз аның ягулыгы. Ракетага нинди ягулык салуга карап, чиксез галәмнәргә барып җитәргә була, очып барганда шартларга да мөмкин. Зирәк хатын бул!
  • Тормыш ничек кенә бармасын, бел, без сине бик яратабыз!

Кызым, мин яхшы әти булырга тырышырмын. Дөрес, моның нәрсә аңлатканың төгәл белеп тә бетермим әле. Үзем гаиләмдә нәрсә күрдем, күңелем, иманым нәрсә куша — шуларга таянырмын дип торам.

2021 елның март аеннан, синең бер айлык вакытыңнан — сиңа, киләчәккә ялкынлы сәлам! Яраткан әтиең!» — дип яза алып баручы.

Инстачыларда әлеге хат бик нык тәэсир калдырган. «Ә мин еладым. Ходайның амин дигән вакытына туры килсен», «Нинди мәгьнәле, алтын сүзләрне моннан да оста, дөрес итеп язып та булмыйдыр. Мондый ата-аналар булганда бала да бәхеттә үсә, телебез дә югалмый», «Бик мәгънәле, искиткеч, үрнәк, әти сүзе бу, Аллаһ гаиләгезгә ныклы саулык, гомер бирсен», — дип изге теләкләрен язган алар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100