news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Айваз Садыйров ике меңгә ыштан тектергән

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студентлары белән очрашуда Айваз Садыйровка кызыклы сорау бирелде.

news_top
Айваз Садыйров ике меңгә ыштан тектергән

«Нинди кибетләрдә киенәсез? Киемне гел брендлыны аласызмы? Акча күп туздырасызмы? Менә, мәсәлән, бүген киеп килгән штаныгыз күпме тора? Каян алдыгыз?» — дип сорадылар радио алып баручыдан.

Айваз Садыйров башта шаяртып, «Тура» дип җавап бирде, әмма аннары дөресен дә әйтте.

«Мин „H& M“, „Bershka“ кибетләрендә, гадәттә, сыйфатлы киенәм, ләкин акчаны күп туздырмыйм. Мәсәлән, бүген очрашуга киеп килгән чалбарым ике мең сум тора. Әлбәттә, бу ташлама белән „Zara“дан алынган һәм мин аны әле ике мең сум өстәп тектерттем», - дип хәбәр итте радио алып баручысы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар