news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Айваз Садыйров яңа туган кызының исемен әйтте

Яшь әти кызына нинди исем кушуын әйтте.

news_top
Айваз Садыйров яңа туган кызының исемен әйтте
Айваз Садыровның Инстаграм битенннән

«Кызыбызга Газизә дип исем куштык

Гарәп исеме. Мәгънәсе — бик кадерле, кыйммәтле, газиз, хөрмәтле, данлы, көчле, сирәк, бәһале, изге! Шушы исемне сайлавыбызның берничә сәбәбе бар.

Беренчедән, исем мәгънәсе ягыннан да, яңгырашы ягыннан да икебезгә дә ошый иде. Икенчедән, минем әтинең әбисе дә Газизә исемле булган.

Берничә исем арасында сайланганда сеңлем төш күргән: имеш, кечкенә кызым безнең өйдә утыра икән. «Кем соң син?» — дип сорагач, «Мин Газизә!» — дип җавап кайтарган сабый.

Балага исемне дә үзем кушасы килү теләге бар иде миндә. Шуңа күрә, өйгә кайткач, шартларын туры китереп, үзем башкарып чыктым әлеге йоланы, Аллага шөкер!» – дип язган ул.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар